Хөрмәтле якташлар, районыбыз кунаклары! Сезне якынлашып килүче 2020 ел һәм Раштуа бәйрәме белән кайнар котлыйм!
Яңа ел-- якты өметләр һәм шатлыклар көтү вакыты. Матур традиция буенча без бу көннәрдә бер- беребезне яхшы теләкләр белән котлап кына калмыйбыз, ә бәлки узган ел башкарган эшләргә йомгак ясыйбыз, киләчәккә планнар билгелибез. Безнең барыбызны да туган җиребездә бәхетле яшәү, тотрыклылыкка омтылу, һөнәри һәм иҗади мөмкинлекләребезне тормышка ашыру теләге берләштерә.
Узып баручы ел истәлекле, мөһим вакыйгаларга бай булды, көндәлек тормыш проблемалары да безнең тормышта эз калдырдылар. Районда яңа социаль объектлар ачылды, ел дәвамында дәүләт программаларын, милли проектларны тормышка ашыру, биналарны капиталь ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү, юлларны яңарту буенча эшләр тукталмады.
Хөрмәтле якташлар! Узган ел туган районыбызны үстерүгә фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш кертүчеләргә, алга таба да бу юнәлештә көчләрен, сәләтләрен кызганмаучыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Уртак хыяллар, максатлар, бердәмлек зур җиңүләр яуларга мөмкинлек бирә.
Яңа 2020 ел тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә тагын бер ныклы адым булсын, һәр йортка бәхет, тынычлык һәм уңышлар алып килсен!
Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын! Яңа елның һәр көнен мәхәббәт һәм игелеклелек җылытсын!
Илдар Таҗетдинов,
Балык Бистәсе муниципаль районы
башлыгы.
Нет комментариев