Полиция машинасы җимерелгән, кем гаепле (фото)
Җәмгыять

Полиция машинасы җимерелгән, кем гаепле (фото)

Гадәти булмаган юл-транспорт һәлакәте 26 август кичендә Әлмәтнең Ленин һәм Р.Фәхретдин урамнары киселешендә булган.

Юл чатында ЮХИДИнең "Фиат Линея" патруль машинасы һәм руль артында 19 яшьлек егет булган "Рено Меган" автомобиленең юллары кисешкән. Транспорт чараларының икесе дә җимерелгән. Гаепле - "Рено Меган" машинасы йөртүчесе, диелә. Ул светофорның кызыл уты янганда тукталмаган. Тикшерү эше дәвам итә. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр булмаган.


Нет комментариев