Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы даими рәвештә законсыз финанс операцияләренә, шул исәптән, “финанс пирамидалары”на каршы торуга юнәлдерелгән оператив-эзләнү,тикшерү алып бара.
Башка органнар белән тыгыз элемтәдә алып барылган планлы эшчәнлек офисларда гражданнардан акча средстволары алучы оешмалар санының кимүенә китерде.
Әмма гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне анализлау күрсәткәнчә, финанс пирамидалары интернет челтәренә күчкәннәр. Соңгы елларда интернетта югары табышлы инвестицион фондларга охшаш мошенник проектлар,ягъни, виртуаль финанс пирамидалар (хайп-пирамидалар) барлыкка килде.
Хайп (инглизча HYIP тан)—югары табышлы инвестицион фондка охшаган мошенник проект. Нигездә бу электрон һәм криптовалюта белән эшләүче онлайн-проектлар.
Күп санлы хайп проектларны төрләргә бүләргә мөмкин:
-Озак сроклылар-зур булмаган процентлар түлиләр (гадәттә көнгә 1 проценттан кимрәк). Түләүләр атнасына,яки берничә көнгә 1 тапкыр башкарылырга мөмкин. Мондый хайплар шактый озак- 1,5-2 елга кадәр “яшиләр”. Әмма күпчелек очракта 6-9 ай эшлиләр.
- Уртача сроклылары шактый югары- 1-3 процент түлиләр. Процентларны көн саен автоматик рәвештә,тиз күчерәләр. Мондый проектлар 1-2 ай яшиләр.
- Кыска сроклы хайп проектлар көненә 5-50 процент вәгъдә итәләр. Түләүләр көн саен күчерелә. Әмма бер айдан артык эшләмиләр. гадәттә бер- ничә көннән ябылалар.
Хайп проектлар индустриясе 10 ел элек барлыкка килгән. Әмма һәрберебезгә мәгълүм 90 елларда илебезне шаулаткан Мавроди МММы да шул ук хайп инде. Россиядә алар соңгы 7 елда киң таралдылар.
Нигездә, хайп проектлар чит илләрдә теркәләләр. Гражданнар сайттагы рекламага ышанып акча кертәләр һәм аларның шәхси кабинетларындагы счетларына көн саен (билгеле бер периодта) процентлар күчеп бара. Бу акча яңа кушылучыларның взносларыннан алына. Әмма проектларның рәсми сайтларында процентлар отышлы инвестицияләр хисабына түләнә дип язалар. Ниндидер моментта процентлар түләргә акча җитми башлый. Яңа кешеләрдән кергән взнослар процент түләрлек күләмнән кими. Шулай итеп проект ябыла. Акчаларын алырга өлгермәгәннәр төп башына утырып калалар.
Файдаланучылар белән инвестицияләрне электрон формада идарә итү турында килешү төзелә,ул рәсми сайтта теркәлә, шәхси кабинет ачыла. Нигездә, акча средстволары күчерү, алу электрон кошелеклар аша башкарыла. Бернинди документлар да бирелми, барысы да электрон рәвештә, шәхси кабинетларда. Проект ябылган соң алар юкка чыгарылалар.
2018 елда халык арасында түбәндәге компанияләр попуярлашып үсеш алдылар: WinWin people,Кэшбери, Airbit Club,Меркурий глобал, Феникс трейд, Tokenizer, Full Relax, Суперкопилка, PlatinCoin, Alpha Cash, First National Group, Ini Mark, MaxiMarkets, Eobot, Bit Points, Cap EX24, Loany 24, Вдолг.ру һәм башкалар.
Бу интернет пирамидаларның вәгъдәләренә ышанып акча средстволарыгызны күчергәнче, ныклап уйланыгыз. Акчагыздан коры калуыгыз бар.
Наил Мостафин,
район эчке эшләр бүлеге начальнигы.
фотоsamara.aif.ru
Нет комментариев