Озак яшисең килсә, миһербанлы булырга һәм авылда яшәргә кирәк?!
Галимнәр гомерне озынайта торган ун гадәтне билгеләгән. Алар фикеренчә, кул астында һәрчак теш чистарта торган җеп тотарга кирәк, ул тешләр сәламәтлеген саклап кына калмый, йөрәк авыруларын да кисәтә. Машинада куркынычсызлык каешын эләктереп йөрү гадәте юл-транспорт һәлакәтендә үлем очракларын киметә. Хайваннар белән еш аралашу исә стрессларны киметә. Яшел чәйнең дә файдасы...
Галимнәр гомерне озынайта торган ун гадәтне билгеләгән. Алар фикеренчә, кул астында һәрчак теш чистарта торган җеп тотарга кирәк, ул тешләр сәламәтлеген саклап кына калмый, йөрәк авыруларын да кисәтә. Машинада куркынычсызлык каешын эләктереп йөрү гадәте юл-транспорт һәлакәтендә үлем очракларын киметә. Хайваннар белән еш аралашу исә стрессларны киметә. Яшел чәйнең дә файдасы зур. Физик активлык йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. Нерв системасына әйбәт йокы, туганнар һәм дуслар белән аралашу яхшы йогынты ясый. Галимнәр, гомерне озынайту өчен, вакыт-вакыт волонтер булу кирәк, дип тә белдерә. Әлеге эшчәнлек яман гадәтләрдән котылырга һәм кәефне тәртипкә китерергә ярдәм итә, дип яза «Татар-информ».
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев