Онытмагыз ялгыз әби-бабайларны
Онытмагыз ялгыз әби-бабайларны
Безнең әби, бабайлар күптән вафат булдылар инде. Шуңа да әби-бабайлары исән булган балаларга ак көнләшү белән кызыгып карый идек. Алар бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә бергә җыелып күңел ачалар. Бигрәк тә Сабантуйны күңелле уздыралар инде әби-бабайлы, ишле, тату гаиләләр.
Бервакыт без дусларыбыз белән Котлы Бөкәш авылына Сабантуйга бардык. Кечкенә генә иске йорт янында бер бабай яныннан узган һәр машинага кул изәп утыртуларын сорый. Әмма аның янына берәү дә туктамый, күрмәмешкә салынып узып китәләр. Ә без туктарга уйладык. Бабай йөгереп диярлек безнең машина янына килде. “Сабантуйга барасызмы, балалар? Мине дә алып барыгыз әле,- диде ул ялварулы караш ташлап. Без аны алып барырга булдык әлбәттә. Яңа танышыбыз Тимерхан исемле булып чыкты. Япа-ялгыз яшәп ята. Бердәнбер улы Яр Чаллыда яши икән. Оныклары, оныкчыклары да бар. Ләкин бабайлары янына бик сирәк кайталар. Мәйданга килеп җиткәч аңа безнең белән калырга тәкъдим иттек. Бергәләп концерт, көрәш карадык. Бәйрәм тәмамлангач ул безне кунакка чакырды. Без аның белән төнгә кадәр сөйләшеп утырдык. Ул үзенең тормыш юлын, башыннан узганнарны сөйләде. Вакыт сизелми дә узып китте. Без кайтырга җыенгач, ул үзендә кунарга калырга кыстады. “Төнгә каршы юлга чыкмагыз, балалар. Иртән кайтырсыз”,- диде ул. Без рәхәтләнеп риза булдык. Тимерхан бабай иртән торып безгә коймак пешереп куйган, чәен кайнаткан. Киткәндә без аңа рәхмәтләребезне әйттек. Ул безгә үзенә “Бабай” дип дәшүебезне сорады. Телефон номерларыбызны алышып, аның янына тагын килергә вәгъдә биреп аерылыштык. Өч ел инде ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә аның янына кунакка барабыз, телефоннан да сөйләшеп торабыз. Шулай итеп көтмәгәндә бабайлы булдык та куйдык. Менә шулай бөтенләй чит кешеләр дә туганнар кебек якыная икән. Ярый әле теге вакытта аның яныннан туктамыйча узып китмәгәнбез. Югыйсә, ял көннәрендә бабай янына кайту бәхетен белә алмаган булыр идек.
Онытмагыз әби-бабайларыгызны, кунакка кайтып шатландырыгыз үзләрен, телефон аша ешрак элемтәгә керегез, алар сезне зарыгып көтәләр. Исән чакта кадерләрен белегез.
Алинә
Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа