Олы Солтан мәдәният йортында узган авыл җыенында район башлыгы Илдар Таҗетдинов һәм район службалары вәкилләре катнашты. Биредә авыл халкы тарафыннан аларны борчыган күп кенә мәсьәләләр кузгатылды.
Авыл җирлеге башлыгы Рафис Сөнгатуллин җирлектә яшәүчеләр алдында узган елда башкарылган эшләргә хисап тотты.
Җирлеккә Олы Солтан, Гобәй, Яңа Солтан авыллары керә. Узган ел җыелган үзара салым акчасына чишмәгә бару юлы төзекләндерелгән, дүрт чүп җыю мәйданчыгы төзелгән (тиздән аларда контейнерлар урнаштырылачак), Гобәй авылы зиратының коймасы яңартылган. Олы Солтан авылының ике урамына каты катлам салу (щебенка) район администрациясе тарафыннан ярдәм күрсәтелгән. Җирлектә урнашкан авыл хуҗалыгы җирләрен “Солтан” агрофирмасы һәм “Логос” җәмгыяте, шәхси эшмәкәр Вәлиуллиннар эшкәртә. Авыл яңарса да укучылар саны аз.
Район башлыгы Илдар Таҗетдинов җыенда катнашучылар алдында чыгыш ясап республика рейтингында районның югарырак баскычка күтәрелүен билгеләп узды, куелган сорауларга җавап бирде, каты көнкүреш калдыклар өчен түләүдәге яңалыклар турында сөйләде. Пенсионерлар: “Коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар өчен район үзәгенә такси яллап барырга кирәк, ара ерак, бәясе кыйммәт”, - дип зарланып алдылар. Алар барлык сорауларга да һәр төр хезмәт службасы вәкиленнән җаваплар ишеттеләр.
Җыен ахырында хуҗалыкта озак еллар тракторчы булып эшләгән Рөстәм Мингалиевка район башлыгы Илдар Таҗетдинов Рәхмәт хаты тапшырды.
Таңсылу Минһаҗева.
Нет комментариев