Россиялеләрнең көз көне бер кыска эш атнасы булачак, «Татар-Информ» хәбәр итә.
Бу 4 ноябрьдә үтәчәк Халыклар бердәмлеге көненә бәйле. Ул чәршәмбегә туры киләчәк һәм ял көне булачак. Бу хакта РИА Новостига Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры Маргарита Богданова-Шемраева хәбәр итте.
«2026 елның ноябрендә бер дүрт көнлек эш атнасы булачак – 2 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр», – диде Богданова-Шемраева.
Нет комментариев