Шәмәрдән бистәсендә үзенчәлекле балалар төркеме бар. Аларны икенче төрле өйдә торып белем алучылар дип тә атыйлар. Кемнәр соң ул үзенчәлекле балалар? Башка бик күп чордашлары кебек, нигә Шәмәрдән лицеена яки үзләре яшәгән авыл мәктәпләренә йөреп укымыйлар?
Әллә җир йөзенә сирәк һәм зирәк акыллы булып туганнары өчен төрле сортларга аерганнармы аларны? Зур шәһәрләрдә шундый экстраординар таланты булганнарны аерым мәктәп яки сыйныфларга туплыйлар ич әле. Шәмәрдәнгә барып чыккач, мин аның сәбәпләрен шактый тирәнгә яшеренгәнлеген белдем.
Йөрәк тибешләре - бармак очларында
Әллә фитнес залын, әллә класс бүлмәсен хәтерләткән кабинет эченә күз салу белән, тумыштан зәгыйфь балалар дөньясына аяк басуымны аңлап алдым. Хәер, дөнья дигәне монда керүемне абайламый да калды, чөнки һәркем үз шөгыле белән мәш килә иде. Әниләренең күз карашларыннан моңсулык сизелүе генә йөрәкне тырнап узды узуын. Аралаша башлагач, һәр ана кыскача гына үз баласы хакында сөйләде. Кайсысы йөрәк бәгыренең ДЦП чире белән дөньяга килүен, икенчеләре багалмаларының аутизм белән көрәшүен, өченчеләре нәнүсләренең үзәк нерв системасы зарарлануын әйтеп алды. Без табиб түгел, шунлыктан авыру дәвалаганыбыз юк. Әмма, аның каруы, һәркайсыбызның авырып караганы бар. Шуңа күрә бер үк төрле чир белән төрлечә интегүебезне, кемнеңдер эшкә йөрүен, ә кемнеңдер хәтта үлеп китүен дә яхшы беләбез, чөнки һәр чирнең кеше организмында төрлечә узуы мәгълүм. Ә менә балаларда чир дигәне һәрвакыт башлангыч чагында ук сизелә. Шуңа да табиблар аларны савыктыру өлкәннәргә караганда күпкә җиңелрәк уза, яшь организм теләсә-кайсы чирне җиңәргә сәләтле, дип саный. Моңа Теләче районы Иске Җөри авылындагы "Гаилә учагы" йортында тәрбияләнүче ятимнәрне мисалга китерә алам. Мәликә ханым Гыйльметдинова шундый чирләрдән интеккән, ата-аналары кул селкегән ун баланы төрле балалар йортларыннан сайлап алган иде. Еллар буе төрле детдомнарның салкын идәннәрендә күшегеп, сидек эчендә ятып телсез һәм аяксыз калган ташландык ятимнәрне тәрбиячеләр түгел, хәтта волонтерлар да караудан баш тарта. Хәзер аларның аутистлары - сөйләшә, ДЦП лылары исә йөри белә. Тиешле игътибар, тәрбия булганда, дәвага бирелмәс чир дә чигенә икән. Быел "Гаилә учагы"ның ике "очкыны"- ике баласы Казандагы кондитер училищесын тәмамларга өлгерде, аутистлары сыйләшә башлады. Мәктәптә укучылар арасында озын тәнәфес вакытында авыл мәчетенә җомга намазына йөрүчеләр дә бар. Шәмәрдәндәге кабинетның да шушындый изге ният белән ачылуы әллә каян күренеп тора. Аның (ул шактый иркен иде) алгы өлешенә махсус җыйнак, тәбәнәк өстәлләр куелган, дивардагы тактадан яңа гына язу дәресе үтүе сизелә. Бер өстәлгә балаларның пластилиннан үз куллары белән әвәләгән хезмәтләре куелган. Төсле карандашлар белән ак кәгазьгә төшерелгән рәсемнәр дә нәнүсләрнең иҗат җимешләре. Сабыйларны сәнгатьнең бу төрләренә ветеран укытучы Фәүзия ханым Нәбиуллина өйрәтә. Баксаң, бармак очларындагы нерв җепселләренең хәрәкәттә булуы сөйләм теленә зур йогынты ясый икән. Алай гына да түгел, мөгаллимә бармак хәрәкәтләренең акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез роль уйнавын әйте. Менә сиңа пластилин! Фәүзия ханымның Яшел Үзәндәге детдомнан алган 12 яшьлек улы Виталий Попов та чирдән азат түгел. Аны берәүләр тәрбиягә алган булганнар инде. Әмма авыру бала үстерәселәре килмичә, 6 елдан соң кире тапшырганнар. Фәүзия ханым Яшел Үзәндәге балалар йортын ябырга җыенуларын ишетүгә, юлга җыенган. Виталийны Дәрвишләр бистәсендәге детдомга җибәрергә торганда килеп җиткән ул.
"Таза баланы алырга кем дә кызыга,- диде ул. - Бала үстерүнең бөтен җаваплылыгы авырлыкларны җиңә белүдә" - Виталийны да аягына бастырачагына нык ышана Фәүзия ханым.
Нет комментариев