Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Мәскәү татарлары "Без бердәм!" митинг-концертында катнашачак.
4 ноябрьдә Мәскәү татарлары «Татарлар, алга!» бәйрәм чарасын оештыра. Россия башкаласында Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме "Без бердәм!" митинг-концерты белән төгәлләнәчәк.
«Татар-информ» агентлыгына Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономия җитәкчесе Фәрит Фарисов сөйләвенчә, Мәскәү мөселманнары һәм татарлар, Россиядә милләт саны буенча икенче урынны тоткан халык, һәр елны Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чараларда актив катнашып килә.
«Милләтләр концертында татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре һәм Мәскәү Татар мәдәни үзәге коллективлары чыгыш ясый. Зур театр янындагы мәйданда башка халыкларның да җыр-биюләрен карарга була.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев