Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты башлыгы урынбасары Борис Чернышов (ЛДПР) мәктәп формасына бердәм бәя билгеләргә тәкъдим иткән.
Депутат сүзләренчә, форма социаль катламнарга аерылу дәрәҗәсен киметәчәк.
– Укучылар барысы да бертөрле киенгән икән, кемнең нәрсәсе яхшырак дигән сорау тумый, – дип белдергән Борис Чернышов.
Парламентарий фикеренчә, түбән һәм урта сыйныф укучылары өчен форманың бәясе – 3, өлкән сыйныф укучылары өчен 4 мең сумнан да артып китәргә тиеш түгел.
Узган атнада Россия сыйфат системасы мәктәп формасын тикшергән. Ике ел эчендә мәктәп формасының сыйфаты яхшырган.
фотоkirov.kp.ru
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mktp-formasy-byasen-4-me-sumnan-arttyrmaska
Нет комментариев