Минтимер Шәймиевка сиксән хатын-кыз кулъяулык чигә
"Ак калфак" иҗтимагый оешмасы хатын-кызлары Татарстанның беренче Президентының 80 яшьлек юбилее уңаеннан чигелгән сиксән кулъяулык әзерли.
13-15 апрельдә Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены узачак. Бу көнгә "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы хатын-кызлары Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 80 яшьлек юбилеена уңаеннан чигелгән 80 кулъяулык әзерли. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына "Ак калфак" оешмасы рәисе Кадрия Идрисова хәбәр итте.
"Җыенның пленар утырышы көнендә "Ак калфак"лы хатын-кызлар чиккән кулъяулыклар күргәзмәсе үтәчәк, аннары аларны Минтимер Шәймиевка бүләк итәбез. Республиканың беренче Президентына Татарстан хатын-кызларыннан башка, шулай ук Киров, Пенза, Оренбург өлкәләре, Марий-Эл, Башкортстан хатын-кызлары кулъяулык әзерли. Бер генә шарты бар - кулъяулыкка "Ак калфак" дип, төбәк исеме чигеп язылган булырга тиеш", - диде Кадрия Идрисова.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/01/20/133521/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев