Җәмәгать туклануы тармагы күтәрелештә
“Дуслык” кулланучылар җәмгыяте өч җәмәгать туклануы ноктасын, кондитер, ярым фабрикантлар цехларын, хәзерләүләр конторасын берләштерә. Агымдагы елның 6 аенда гомуми товар әйләнеше 14 миллион 900 мең сумга җиткән.
Җәмгыять предприятиеләре арасында “Дуслык” кафесы лидерлык итә. Аш–суның сыйфатын күтәрү, ассортиментын баету,хезмәт күрсәтүне яхшырту нәтиҗәсендә кафе балыкбистәлеләр,район кунаклары арасында елдан–ел популярлаша бара. Залының заманча интерьеры да, ягымлы хезмәткәрләре дә кулланучыларны жәлеп итә әлбәттә. Иртәнге 8 дән 16 сәгатькә кадәр ишекләре ачык кунакчыл кафеның. Һәр көне 150–200 кеше тукланып чыга икән. Район үзәгендә уздырыла торган республика күләм спорт ярышларын килүчеләр дә биредә сыйланалар. Туй, юбилей кичәләре уздырырга теләүчеләрдән чират тезелгән. Быел гына да 4 миллион 58 мең сумлык продукция реализацияләгән бу коллектив.
“Дуслык” кулланучылар җәмгыяте җитәкчеләре Рөстәм Нәҗипов, Зөлфия Бариеваның эшне дөрес оештыра белүләре, производство мөдирләре Миннур Рәхмәтуллина, Лилия Әхмәдуллина, Алсу Сабирова, Асия Ялаева һәм башкаларың һөнәри осталыгы ята инде бу уңышларның асылында.
Минсафа Хәсәнова җитәкли торган кулинария цехында 30 төрле продукция житештерелә. Көненә уртача 160 пирог, 150 өчпочмак,100 кекс, 5 килограмм чәк–чәк 25 килограмм бавырсак, 15 торт әзерләнә.Фәридә Гыйлемханова кебек осталар әзерләгән кондитер әйберләре “ Кайнар икмәк” кибете, авыллардагы сәүдә нокталары аша сатылалар.
“Чәй йорты” да кешедән өзелеп тормый. Өчпочмаклары, чәк–чәкләре башка татлы ризыклар яхшы үтә икән. Ә пирогларның ниндиен генә пешермиләр биредә. Өреклесе, кара җимешлесе, лимонлысы дисеңме, төрле җимешәтн катламлап әзерләнгәне дисеңме. Нәзирә Сафина, Халидә Закирова әзерләгән камыр ашлары һәрвакыт тәмле була инде.
Җәмгыять идарәсе хәзерләү тармагын үстерүгә зур игътибар бирә. Бу эшчәнлек бер яктан икътисадый әһәмияткә ия булса, икенчедән мөһим социаль функцияне үти. Авыл халкына шәхси ярдәмче хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне реализацияләргә булыша. Хәзерләүләр конторасы базасында оештырылган крестьян–фермер хужалыгы да нәтиҗәле эшләп килә. Хәзерләүләр буенча мөдир Мәсхүт Мифтахов, балык цехы житәкчесе Габделхак Мифтахов үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.
Кулланучылар кооперациясенең кайсы гына тармагын алма, аның эшчәнлеге автотранспортчыларга турыдан–туры бәйле. Җәмгыятнең автомобиль паркында 13 машина исәпләнә. Аны даими яңартырга, тулыландырырга омтылалар. март аенда гына 70/30 программасы буенча яңа автолавка кайтарганнар. Бу халык аз яши торган авылларны беренчел кирәк товарлар белән тәҗмин итүне тагын да нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкинлек биргән. Автотранспортчылардан Гәбделбәр Сөнгәтуллиннны, Александр Мозохинны мактап телгә алдылар җәмгыятьтә.
Бу язманы газетага әзерләү барышында җәмгыятнең төрле тармакларында эшләүче гади хезмәтчәннәр, җитәкчеләр белән аралашырга туры килде. Алар барысы да кулланучылар җәмгыяте ирешкәннәрне беренче чиратта идарә рәисе Раил Бариев исеме белән бәйлиләр. Идарә дилбегәсе аның кулларына 2004 елның августында күчә. Раил Нәгыймович тәмам таркалу чигенә килеп җиткән коллективның бердәмлеген саклап кала, үз янына теләктәш булырдай кадрлар туплый. Тынгысыз эзләнүләр аша базар икътисады тудырган проблемаларны чишү юлларын таба, җәмгыятнең икътисадый хәлен савыктыруга ирешә, эшчәнлек офыкларын киңәйтә. җәмгыятнең материаль-техник базасын ныгытуга, сәүдә, җитештерү, хәзерләү тармакларын заманча җиһазландыруга зур игътибар бирелә.
Илгиз ҖАМАЛИЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа