Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәдинә Гыйльмуханова: " Продуктлылык югары булсын өчен бернәрсәне дә күз уңыннан югалтырга ярамый"

 Көләч йөзле, батыр йөрәкле булып күзалланды ул. 2012 елда Балык Бистәсендә хатын-кызлардан беренче булып крестьян-фермер хуҗалыгын төзергә алынган Мәдинә Гыйльмуханованы бүгенге көн герое дисәк тә ялгышмабыз.

Очрашуыбыз аның эш урынында фермада булды. Саф һавага чыгарылган терлекләрне карап, барлап йөрүе иде Мәдинә ханымның.

–Көнебез шушында уза инде, - диде ул елмаеп. – Сыерның сөте телендә, дип юкка әйтмәгәннәр. Продуктлылык югары булсын өчен бернәрсәне дә күз уңыннан югалтырга ярамый: торыр урыннарын да, азык рационын да карыйсың.

Әйе, берәүгә дә сер түгел, мал асрыйсың икән, аны җиренә җиткереп тәрбияли дә бел инде. Ферма янәшәсендәге утарда йөргән малларның көрлегенә, тазалыгына исең китәрлек.

–Терлек азыгын кышка җитәрлек әзерләдек. 430 гектар җиребезнең 200 гектарында  күпьеллык печән, калганына  бөртеклеләр культуралардан бодай, солы, арпа чәчтек. Уңыш әйбәт булды. Ике ел инде сенажга да салабыз. Быел аны 300 тонна әзерләдек. Малларга ашатыр өчен төрлелек кирәк, – дип сүз йомгагын җай гына тәгәрәтте Мәдинә ханым. Хәләл көч куеп табылган хезмәтнең кадерен белә торганнардан ул. Бер читтә печән төргәкләре тезеп, өеп куелган. Кышкылыкка 600 төргәк печән, 300 төргәк салам әзерләнгән. Бар җирдә тәртип, эшнең җай гына, үз агымына баруы күзгә ташлана.

Сөйләшә-сөйләшә атлар торагына килеп җиттек. Алларына салынган яшел печәнне утлаган атлар янәшәсендә берничә колын да йөгереп йөри.

–Монысы инде тулаем ирем Әнәс хуҗалыгы, –ди уены-чыны белән бергә Мәдинә ханым.  –Атларны барыбыздан да ныграк ярата ул. Бер-ике баштан гына башланган атлар саны дистәдән артты. Араларында сабантуйларда призлы урыннар алган чын чабышкы-юртаклар бар, – ди ул,  үзе дә горурлануын яшермичә.

Кайчандыр берничә мөгезле эре терлектән башланган шәхси хуҗалык бүген әнә шундый киң колач җәеп гаилә фермасына әверелгән. Әлбәттә монда дәүләт булышлыгы да зур. 2017 елда 5 миллион сум грант отып заманча технологик җиһазланыш белән ферма төзегәннәр Гыйльмухановлар, маллар саны арткан, өч кешегә эш урыны булдырылган.

–Хуҗалыкны ныгыттык дисәк тә, алда торганнары тау кадәрле аның. Читтән караганда гына барысы да җиңел кебек. Чәчүлек җирләрне киңәйтергә исәп итәбез. Хәзер инде үзебезнең техникалар –  комбайн, тракторлар бар. Шулай булгач эшләргә дә эшләргә исәп, – ди Әнәс Гыйльмуханов сүзгә кушылып.

Гаилә фермасын җитәкләүгә теләсә кем алына алмый. Моның өчен гаиләнең эш тәҗрибәсе, үз-үзенә ышанычы, максаты булырга тиеш. Әнә уртанчы уллары Фирдүс тә хезмәт юлын әти-әнисе үрнәгендә башлаган. Бүгенге көндә башлангыч программага кереп үз эшен булдырган ул. Маллар торагы төзегән, хәзергесе вакытта анда 25 сыер, 10 үгез исәпләнә. 138 гектар рәсмиләштерелгән җире бар. Шуның 49 гектарына күпьеллык печән, калган 89 гектарына бөртеклеләр чәчеп мул уңыш алуга ирешкән. Улының үз артыннан ныклы аякка басып килүенә ата-ана чын күңелдән куана.

–Аллага шөкер, өч ул үстердек. Өчесе дә югары белем алдылар, гаилә кордылар. Илфруз белән Дилүс шәһәрне үз итсәләр, Фирдүснең техникага тартылуы кечкенәдән булды. Шуңа күрә авылдан китмәделәр,  бергә яшибез. Эшне бергәләп алып барабыз. Әйткәнемчә, бүгенге көндә икебезнеке бергә 150 баш малыбыз бар, – ди Мәдинә ханым.

Әйе, балалар бәхете –ата-ана өчен зур шатлык. Гыйльмухановларның исә бүген хезмәттәге, тормыштагы әнә шул бәхет-сөенечне тоеп, яшьнәп яшәгән бер мәле.

Фирдүс Гыйльмуханов:–Авылдан читкә китәсем килмәде. Шуңа да тәвәккәлләп гаилә фермасы төзүгә алындым. Бүгенге көндә эшебез уңышлы бара. Сөтне көннекен көнгә җыючыларга тапшырып барабыз. Вакытында киңәшләрен биргән, тәҗрибәләрен уртаклашкан әти-әнигә рәхмәтлемен.

 

Марат Мингалиев –район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе: – Районыбызда бүгенгесе көнне терлекчелек буенча 70  крестьян-фермер хуҗалыгы бар. «Гыйльмуханова» хуҗалыгы да шуларның берсе. Тырышып эшләгән кешегә юл ачык. Дәүләттән ярдәм, булышлык бар.

 

Гүзәлия Хәмиева: –Мин элек тә фермада сыер савучы булып эшләгән идем.  Хәзерге вакытта «Гыйльмуханова» хуҗалыгында эшлим. Фермада бар нәрсә дә механикалаштырылган. Эшләве авыр димәс идем.  Үзара мөнәсәбәтебез яхшы, хезмәтемне бәяләүләренә бик канәгатьмен.

 

Луиза Ананьева, Фәрвәз Каюмова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса