Машинаны җир йоткан
Пенза шәһәренең Аустрин урамында кибет каршындагы парковкада җир убылган.
Нәкъ шул урында “Ларгус” атомашинасы туктап торган. Аның салонындагы ике кеше ишекне ача алмаган.
Убылган җир күз ачып йомганчы кайнар су белән тулган. Салондагылар пешеп үлгән.
Машинаны кран ярдәмендә тартып чыгарганнар. Җир убылган урында җылылык трассасы үткән булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа