“Макулатура җыеп балаларга булыш” - дип аталган экологик чара үткәрелә
2019 елның 15 нче апрельдән 15 нче майга кадәр “Балаларга тигез мөмкинчелекләр” Иҗтимагый Халык Фронты (ОНФ) проекты кысаларында Татарстан Республикасында ел саен “Макулатура җыеп балаларга булыш” экологик чарасы үткәрелә.
Бу чарадан җыелган акча республикадагы махсус белем бирү оешмалары базасында сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен оештырылган түгәрәкләр һәм секцияләр ачу өчен тотылачак.
Макулатураны Балык Бистәсе, Завод урамы, 6А нчы йорт (район халыкны социаль яклау бүлеге) адресы буенча тапшырырга мөмкин. Телефон: 8(84361) 2-11-08.
фото архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа