Татарстанда бүген ике эшче агуланып үлгән
Җәмгыять

Татарстанда бүген ике эшче агуланып үлгән

ТР МЧСы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, бүген иртән Әлмәттә ике эшче канализациядән чыккан билгесез газ белән агуланган.

Биләр урамындагы 123 нче йорт каршында канализация коесында эшләр башкарганда ике ир газ белән агуланган һәм шакшы суларга егылып төшеп үлгән. Икесенең дә гәүдәләрен табып алганнар инде.
zamansulyshy.ru
Фотосы: tv2.tomsk.ru

Нет комментариев