- Аллага шөкер, яз айларын ямьләп, тормышыбызга куаныч өстәп улыбыз туды! Аллаһы Тәгаләгә шундый зур шатлыклар өчен рәхмәтем чиксез! Балаларыбызның игелеген күреп, сау-сәламәт булганнарына сөенеп, тигез мәхәббәттә үстерергә язсын! Йә, Раббым ярдәмеңнән ташлама! - дип язып куйган Лилия Муллагалиева социаль челтәрендәге битендә.
Хәзерге вакытта җырчы да, яңа туган сабый да үзләрен әйбәт хис итә.
Лилия Муллагалиева өченче йөклелек чорында да Казанның 1 нче шәһәр поликлиникасының Хатын-кызлар консультациясенә йөри. Аны югары категорияле акушер-гинеколог Ильмира Илгиз кызы Филиппова күзәтә. Олы улы Данил белән кызы Ильвинаны да җырчы аның күзәтүе астында тапкан була.
Нет комментариев