Район газ эксплуатацияләү хезмәте янындагы матурлыкка кем генә сокланмый, кем генә анда туктап фотога төшеп шатлыклы мизгелләр кичерми икән.
Күз явын алырлык боз фигураларыннан торган матур күренеш барысын да үзенә җәлеп итеп, тартып тора. Аларга игътибар итмичә узып китү мөмкин түгел. Яңа ел бәйрәмнәрендә, ял көннәрендә, хәтта эш көне кичләрендә дә олысы кечесе әлеге тирәгә җыела. Ул вакытларда биредә алма төшәрлек урын да булмый. Кемдер фотосурәт ясый, кемдер матурлыкка сокланып үзара гапләшеп тора. Бигрәк тә сабыйларга бик күңелле монда.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)
Гөлназ Зарипова.
Нет комментариев