Банкаларны стерильләштерәбез. Помидорларны, дүрткә бүлеп, банкаларга тутырабыз (катырак помидорлар булса, әйбәтрәк).
Шуның өстенә кайнар маринад салабыз һәм, суга утыртып, 20 минут кайнатабыз (йомшак помидорлар булса, 10 минут та җитә). Япканда 1 литрлы банкага 1 кашык аш серкәсе салабыз.
Маринад: 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы үсемлек мае кирәк.
Банка төбенә укроп башы белән 1-2 тырнак сарымсак та салырга була. Аларны салмасаң да бик тәмле килеп чыга.
фотоtvcook.ru
https://www.kiziltan.ru/poleznoe/13397-kyshka-tmle-pomidor-recepty.html
Нет комментариев