Курортка барган өчен өстәмә акча җыя башлыйлар, ди
Җәмгыять

Курортка барган өчен өстәмә акча җыя башлыйлар, ди

Россия финанс министры Антон Силуанов ял итүүчеләр өчен "курорт җыемы" кертү дөрес карар булачак дип саный. Җыелачак акча күләмен бер кешедән 50-100 сум күләмендә билгеләмәкчеләр. "Әлеге акча катгый рәвештә курортларның үсеше һәм ял итүчеләр рәхәтлеге өчен тотылырга тиеш, - ди министр. - Федерация советында әлеге фикерне хуплауларын беләм". Әлеге фикерне...

Россия финанс министры Антон Силуанов ял итүүчеләр өчен "курорт җыемы" кертү дөрес карар булачак дип саный.
Җыелачак акча күләмен бер кешедән 50-100 сум күләмендә билгеләмәкчеләр. "Әлеге акча катгый рәвештә курортларның үсеше һәм ял итүчеләр рәхәтлеге өчен тотылырга тиеш, - ди министр. - Федерация советында әлеге фикерне хуплауларын беләм".

Әлеге фикерне Алтай һәм Краснодар өлкәсе губернаторлары да хуплаган. Ил Президенты Владимир Путин, түләүләрне килешле рәвештә кертергә кирәк, дип фикерен җиткергән.


Нет комментариев