Ите артык күп булмасын, пропорция буенча, бер өлеш аякка ике өлеш башка ит булса дөрес.
Койка әзерләр алдыннан итне һәм аякны берничә сәгать суда тотыгыз.
Шулпасы үтә күренмәле булсын дисәгез, ит пешкән беренче суны түгегез. Аякны кабат юып, салкын су тутырып, уртача утка куегыз.
Койканы сүрән утта пешерегез. Кимендә сигез сәгать пешерү мөһим.
Тозны пешеп чыгарга бер сәгать кала салыгыз.
Койка тутырылган формаларның өстен пар чыкмый башлагач кына ябыгыз.
фото Шәһри Казан газетасы сайтыннан алынды.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/koyka-kholodets-pesher-serlre
Нет комментариев