Коточкыч: яңа туган сабыйны пакетка салып калдырганнар!
Җәмгыять

Коточкыч: яңа туган сабыйны пакетка салып калдырганнар!

Бүген Чирмешәндә кибет янында  яңа туган ир баланы табып алганнар. Ул пакетка эчендә булган.

 Бу турында «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Сабый бүген туган. Табиблар баланың сәламәтлек торышын уртача авырлыкта, тотрыклы, дип бәяли. Бала сәламәт, ул җитлегеп туган. Хәзер Әлмәт перинаталь үзәге табиблары күзәтүендә», - диде ведомствоның матбугат секретаре Әлфия Хәсәнова.

 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kotochkych-yaa-tugan-sabyyny-paketka-salyp-kaldyrgannar

фотоex-press.by


Нет комментариев