Кишер вареньесы - рецепт
Моның өчен баллырак кишер алалар.
Чистартып югач, бер бармак калынлыгында шакмаклап турыйлар, иләккә бушатып, тиз генә кайнар су белән пешекләп алалар. Әзер сиропка салып пешерәләр.
1,4 кг шикәр комына 0,5 - 0,6 л су салып, татлы сироп кайнаталар да, яртысына алдан әзерләнгән кишерне салып, 5-6 минут кайнаткач, 8 - 10 сәгать тоталар. Аннары калган татлыны әлегрәк кайнаткан кишергә өстәп, вареньены өлгертәләр. Кайнар килеш пыяла савытларга тутыралар.
1 кг кишергә: 1,4 кг шикәр комы.
Тәмле булсын!
http://kazanutlary.ru/?p=37743
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев