Кишер бөккәне
Кишерне әйбәтләп чистартып юалар да өстенә салкын су салып пешерергә куялар.
Пешкән кишерне суытып, вак кына турыйлар, шикәр комы, турап каты итеп пешергән йомырка, тоз, май өстиләр һәм, барысын бергә болгатып, бөккән эченә салалар. Йомырка урынына бүрттергән дөге дә кушалар.
90 г әче камыр, 80—100 г чи кишер, 1/4 йомырка, 20—30 г бүрттергән дөге, эченә — 15 г, таба майлау өчен 3—4 г май, шикәр, тоз кирәк.
фото: recipe-catalog.ru
http://www.kazanutlary.ru/news/tatar-halyk-ashlary/kisher-bkkne
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа