Сезнең кайчан да булса үзегезгә: “Кешеләр бер – берсе белән күрешкәндә ни өчен “Исәнмесез!” – дип дәшәләр икән?” - дигән сорау биреп караганыгыз юкмы?
Әлеге сүз гади бер исәнләшү формасында гына түгел, ә сорау рәвешендәрәк яңгырый бит. Үзебезнең “исәнмесез?” дип дәшүебездән соң әңгәмәдәшебезнең җавабын көтәбез. “Исән”, “Аллага шөкер!”, “Яхшы” ... Әлеге күркәм гадәт элек-электән үк әби-бабаларыбыздан калган һәм безнең буыннарга кадәр килеп җиткән. Башкаларның синең белән матур итеп исәнләшүе хөрмәт, ихтирам билгесе генә түгел, ә чын күңелдән исәнлек теләү кебек яңгыраган. Чыннан да, кеше өчен саулык - иң зур кыйммәтләрнең берсе. Һәм шулай булырга тиеш тә кебек. Тик, арабызда үз сәламәтлегенә битараф булганнар да җитәрлек. Үзләре теләп упкынга, тормышның төбенә тәгәрәүчеләр дә юк түгел. Әлеге уңайдан 3 нче февраль көнне Корноухово мәдәният йортында “Гомерләр бер генә” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чараның максаты да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үсеп килүче буында әфьюнга карата тискәре караш тәрбияләү, тормыш кыйммәтләренең асылына төшендерүгә юнәлдерелгән иде. Чарага балалар, яшүсмерләр, яшьләр белән беррәттән авылыбызның фельдшеры Фирдәвес Газизова да чакырулы иде. Ул исә аңлаешлы итеп әлеге замана афәтенең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген сөйләп үтте, әфьюнны бер тапкыр кулланган кешенең аның “корбанына” әйләнәчәген, үзе дә сизмәстән “үлем тырнагына” килеп эләгәчәген искәртте, залдагыларны сәламәт яшәү рәвешенә өндәде. Тәкъдим ителгән кыска гына видеоролик та “ак үлемгә” карата тискәре караш уятуга юнәлдерелгән иде.
Чара ахырында һәркемгә буклетлар таратылды, якты, матур теләкләр яңгырады.
Чыннан да, наркомания – чир. Иң кызганычы, ниндидер бер сәбәпләр аркасында, бер минутлык ләззәт өчен кешеләрнең үз теләкләре белән сатып алган авыруы. Үсеп килүче буынга әлеге чирнең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеген аңлату, шушындый чаралар ярдәмендә булса да “ак үлем” нең корбаны булудан саклау, аларга дөрес юл күрсәтү, без – өлкәннәрнең бурычы.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,
Корноухово мәдәният йорты мөдире.
Нет комментариев