"Күңелем тулды: билетны 6 меңгә сатканнар!"
Җәмгыять

"Күңелем тулды: билетны 6 меңгә сатканнар!"

Татар эстрадасында мондый хәлнең булганы юк иде бугай әле. Спортта гына билетлар хакын арттырып сатуга күнеккәнбез.

Ә Әнвәр Нургалиевның концертларында шундый күренеш күзәтелгән.

Әлшәй районының Раевка поселогында 400 сумлык билетны 800гә сатканнар. Ә Уфаның Спорт сараенда 1 меңлек билетны кулдан 6 меңгә алучылар булган.

Әнвәр үзе дә 5 мең кеше алдында чыгыш ясаганнан соң яңа гына үз хәленә керергә тырыша. Бу хакта ул инстаграмында язган: "Хис-тойгыларымнан күңелем тулыша. Рәхмәт, минем туган көнемә шундый бәйрәм ясадыгыз. Тамашачым алдында баш иям", - дигән ул.

 

 фотоok.ru

https://www.kiziltan.ru/kultura/18717-1-melek-biletny-6-meg-satkannar.html

 


Нет комментариев