Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында яшәүче Рәхмәтуллина Рәмзия язган хатта, бер уйлаганда, зурдан кубып тикшерүне, өйрәнүне сорый торган мәсьәлә юк та кебек. Чөнки кайбер җитәкчеләрнең үз кул астында эшләүчеләргә кимсетеп каравы, теленә ни килсә шуны әйтүе - адым саен диярлек очрый торган хәл.
Акыл-тәрбия ягы чамалы булган җитәкчеләрнең үз-үзләрен...
Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында яшәүче Рәхмәтуллина Рәмзия язган хатта, бер уйлаганда, зурдан кубып тикшерүне, өйрәнүне сорый торган мәсьәлә юк та кебек. Чөнки кайбер җитәкчеләрнең үз кул астында эшләүчеләргә кимсетеп каравы, теленә ни килсә шуны әйтүе - адым саен диярлек очрый торган хәл.
Акыл-тәрбия ягы чамалы булган җитәкчеләрнең үз-үзләрен югары урында расларга омтылу галәмәте бу. Рәмзия ханымны "ВТ"га язарга мәҗбүр иткән сәбәпнең асылы мондыйрак. Быел газетабызның 17 нче санында К.Сәгъдәтшинның "Ничек телим - шулай түлим" дигән язмасы чыккан иде. "Кызыл Шәрык" канаты астында эшләгән хуҗалыкларда хезмәт хакының аз булуы, аның ниндидер сәер генә система буенча өлешләп түләнүе һәм хезмәт иясе халкының җан асрарлык кына акча алуы турында язган иде каләмдәшем. Мәкалә чыккач, "Кызыл Шәрык" җитәкчелеге хезмәткә тәүләү мәсьәләсен хәл итү турында уйлана башлау урынына "өй чүбен тышка чыгаручы"ны эзли башлаган һәм... тапкан да. "Кызыл Шәрык" агрохолдингының Казаннан килгән вәкиле Рәфкать Ахун улы Мөхәммәтҗанов "җинаятьче" эзенә бик тиз төшә һәм Олы Кариледә үткәргән җыелыш вакытында "дөнья бутаучы"га төртеп тә күрсәтә. Ул безгә хат язган Рәмзия ханымның ире - Рамил Рәхмәтуллин булып чыга. Хатта язылганча, Рәфкать әфәнде: "...коллективны взбудараживать итүче дә, статья язучы да ("ВТ") шушы кеше булуына иманым камил", - дигән.
Олы Карилегә килгәч тә авыл җирлеге, элеккечә әйтсәк, силсәвит бинасына кереп, Рәхмәтуллиннарның йортын сорадым. Кызлар: "Өйләрендә кеше бар микән?" - диделәр дә телефоннан шалтыраттылар. Рәмзия ханым алды. Кем икәнлегемне һәм өйләренә килергә теләвемне әйткән идем, "Юк, шунда гына торыгыз, хәзер ирем белән үзебез килеп җитәбез", - диде Рәмзия ханым. "Үзләре килү"нең хикмәте бар икән. Нахакка рәнҗетелүдән болай да күңеле каткан Рамил, "ВТ" журналисты белән сөйләшүне кешеләр дә ишетеп торсын дип, силсәвиткә махсус килгән. Янәсе, "Кызыл Шәрык" вәкиле болай да "жалобщик" дигән яманаты чыккан Рамилгә яңа гаеп такмасын. Болай шикләнергә нигез дә бар. Рамил сөйләвенчә, Казан вәкиле уздырган җыелышта ул эзәрлекләүгә дучар булырлык әллә ни әйтмәгән дә. "Кемдә нинди сораулар бар?" - дигәч, торып баскан да ике соравы барлыгын әйткән. Берсе - минималь хезмәт хакыннан да ким акчаны ничек исәпләп чыгарып булуы хакында. Хезмәттәшем К.Сәгъдәтшин хуҗалыкның ай саен 20 баш терлекне иткә озатуын, 3 тонна ярым сөт сатуын язган иде инде. Димәк, тиешле хезмәт хакын түләп барырга мөмкинлек булган. Икенче сорау шулай ук акча мәсьәләсенә кагылган. Рамил: "Инженер белән икәү иртәдән кичкә хәтле һәркөн диярлек юлда йөрибез. Икебезгә аена 3 мең сум командировочный түләп булмыймы?" - дигән. Күрәсез, Рамилнең әйткәннәре "ВТ" журналисты К.Сәгъдәтшин язганнар белән аваздаш булып чыккан һәм Казан вәкиле Рәфкать Ахун улы моны шундук тотып алган, шундук хөкем карары да чыгарган. Рамил Рәхмәтуллинны эшеннән алганнар. Ул бүген дә эшсез.
Соңгы вакытларда Рәхмәтуллиннар тормышында күңелсез хәлләр бер-бер артлы чыга торган. Чөгендер комбайнында эшләгәндә Рамил, умыртка баганасын сындырып, гарип калган. Шөкер, Ходай һәм табиблар ярдәме белән аякка баса алган. Бер килсә, гел килә бит ул: улларын һәм Рәмзиянең энесен җирләгәннәр. Үзләре район үзәгенә киткән көнне янгын чыгып, йортлары янган. Ярый әле, Рәмзия эшләгән "Татарстан почтасы" һәм Кама Тамагының элекке җитәкчесе Зөфәр Гарәфиев ярдәме белән әкренләп аякка басканнар.
Рамил: "Ссуда да алырга туры килде, "Кызыл Шәрык"та хезмәт хакы зур булмаса да, бераз ярдәме тия иде", - ди. Эшеннән алгач, "Кызыл Шәрык"ның Олы Кариле хуҗалыгы башлыгы Вәкил Касыймов Рамилне комбайнга утырта. Әмма аңа озак эшләргә ирек бирмиләр.
"Бер атна да эшләмәдем, комбайнны тартып алдылар", - ди Рамил. Иң кызыгы - ул хәзер үзен эшсез калдыручыларга үпкәләми. Кабат чакырсалар да, бармаячакмын, ди. Җитәкче кешегә хәтере калуын кайта-кайта сөйли. Заманында Рамил колхозда баш инженер, партоешма секретаре булган. "Кеше белән күп эшләргә туры килде, әмма берәүне дә кимсетмәдем, нахакка рәнҗетмәдем. Кайчак берәрсенә хәтер калырдай сүз ычкындырсам да, шунда ук уен-көлке әйтеп, җилкәсеннән кагып үземнең хаксыз икәнемне сиздерә идем", - ди ул. Шуңа күрә үзен эзәрлекләүләрен гафу итә алмый ул. Сүзгә хатыны Рәмзия дә кушыла. "Мәшәкатьләнеп, монда хәтле килеп йөрмәсәгез дә була иде. Рәфкать Ахуновичка мәкаләне без язмаганны әйтсәгез, шул җитә", - ди.
- Безнең эшебез шул инде, редакциягә хат килә икән, җавапсыз калдырмыйбыз, - мәйтәм.
- Үзегезгә карагыз, безгә берни дә кирәк түгел, бары тик кеше сүзе ишетмичә, тыныч кына яшисе килә, - ди Рамил. Әмма аның күңеле тиз генә тынычланмасын беләм мин. Кеше сүзе кеше үтерә. Күңел ярасы алай ансат кына төзәлми ул. "ВТ"да чыккан тәнкыйть мәкаләсе турында авылда әле бүген дә сөйлиләр һәм Рәхмәтуллиннар ягына шикләнеп караучылар да юк түгел.
Үземнең туган авылым - Субаш Аты искә төште әле. Күршебездә Мөхәммәтҗан исемле кеше яшәде. Кулыннан килмәгән эше юк иде. Шул ук вакытта хуҗасыз тоелган әйберне эләктереп китәргә дә ярата иде бу. Көннәрдән беркөнне "Шалт, Мөхәммәтҗан!" дигән җыр чыгып, аны сәхнәдән һәр концерт саен җырлый башладылар. Әтием Солтан яхшы гына шагыйрь иде мәрхүм. Җырны үзе турында дип кабул иткән Мөхәммәтҗан абый: "Солтан гына язган инде моны, башка кеше булмас", - дип, чат саен әтине сүгеп йөрде. Әти үпкәләмәде аңа. Чөнки күршегә җыр шигырен үзе язмаганны барыбер аңлата алмаячагын белә иде. Рәхмәтуллиннар "ВТ"га язучы алар түгел икәнлеген Рәфкать Мөхәммәтҗановка җиткерүебезне үтенәләр. Менә мин дә әти кебек уйлап куйдым: Рәхмәтуллиннарның бернинди гөнаһлары юклыгын җитәкче кешегә барыбер аңлата алмам кебек. Шуңа күрә аңа хат та язмадым, телефоннан да шалтыратмадым. Вакыты җиткәч, бәлки, аңлар дип уйладым. Берәр сүз әйтер алдыннан, әчесе юкмы, дип тел очында әйләндереп карарга онытмасак иде.
фото S30914990654.mirtese
Нет комментариев