Казан Сабантуенда үз оҗмах почмагыбыз  бар иде
Җәмгыять

Казан Сабантуенда үз оҗмах почмагыбыз бар иде

Узган шимбәдә Казан шәһәре үзәк сабантуе гөрләп узды.

Анда балыкбистәлеләр бәйрәмгә багышлап үз мәйдан - утарларын булдырган иделәр. Мондагы районыбыз тарихын, милләтләр дуслыгын, гореф-гадәтләребезне чагылдырган махсус йортлар, урыннар кунаклар күңеленә хуш килде. Әлеге мәйданчык белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка шәрәфле кунаклар да танышып чыктылар. Илбашы районыбыз балыкчылары әзерләгән балык шулпасыннан, «Русский мрамор» җәмгыяте җитештергән ит ризыкларыннан авыз итте, күлебездән «серле» балык та каптырды. Түбәндәге фотолар әлеге бәйрәм көне истәлекләре. Аларның тулысынча вариантын, ягъни Рөстәм Змеев әзерләгән фоторепортаж белән газетабыз сайтында таныша аласыз.
Вазыйх Фатыйхов.

Нет комментариев