Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Карлыган желесы ясау ЫСУЛЫ

Башта 13 стакан карлыганны яхшылап юасың, аннары шуңа ярты стакан су салып, 7 минут кайнатасың да газны минимумга кадәр кысып бетерәсең.

Шуннан 13 стакан шикәр комы саласың һәм газны сүндермәгән килеш, җәһәт-җәһәт кенә 3-4 минут болгатасың. Шуннан газны сүндереп куясың. Желеның шикәр комы ныклап эреп бетсен өчен аны ара-тирә болгатып киткәлисең. Менә шундый җайлы гына рецепт.
Карлыган желесын мин, гадәттә, капрон капкач ябылган банкаларга тутырып, суыткычта саклыйм. Шушылай саклаганда, ул икенче уңышка кадәр тора ала.

Венера Мәҗитова, Башкортстан

ТЕГИ: киңәшләр карлыган желесы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса