Алексеевск шәһәр тибындагы поселокта белем бирү оешмалары педагог-психологларының “Педагог-психолог – 2019” һөнәри осталык бәйгесе булып узды.
Алексеевск шәһәр тибындагы поселокта белем бирү оешмалары педагог-психологларының “Педагог-психолог – 2019” һөнәри осталык бәйгесе булып узды.
Бәйгедә Балык Бистәсе, Алексеевск, Әлки, Чистай һәм Лаеш районнарыннан 10 педагог-психолог көч сынашты. Безнең район данын яклап муниципаль этап җиңүчеләре Балык Бистәсе муниципаль районы “Березка” балалар бакчасы педагог-психологы Ф. Закирова, Балык Бистәсе муниципаль районы “Мишутка” балалар бакчасы педагог-психологы И. Әгъзәмова көч сынаштылар.
Үзенең осталыкларын, талант һәм бәйгедә җиңү теләкләрен күрсәтеп педагог-психолог И. Әгъзәмова 3 нче урын яулады. Жюри рәисе, Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның педагог-психологы Э. Башлай үзенең чыгышында аны көчле энергияле, иҗади шәхес буларак бәяләп үтте һәм киләсе бәйгеләрдә дә үзенең яңа кызыклы идеяләре белән көтеп калуын әйтте.
Гөлчирә Габдрахманова,
район мәгариф бүлеге методисты.
Нет комментариев