Калебе кушканча яши ул
Җәмгыять

Калебе кушканча яши ул

Каләмем эстәнүе соңгы вакытларда сөендереп кенә тора. Язарга алынган геройларым, гүя, яшәешләре, холык-фигыльләре белән сабырлык, тырышлык  эталоны булып торалар. Югары Тегермәнлек авылыннан Әлфия белән Мәннан Галиуллиннар гаиләсендә булганнан соң да әнә шундый фикергә килдем.

Алар белән булган сөйләшүгә күңелемнән кабат-кабат әйләнеп кайттым, агын-карасын үлчәүгә салып карадым. Мәннанның гомер йомгагын сүтәбез, юлыгылган сынау, сыналулар, киртәләр, абынулар, көч табып янәдән торып басулар- барысы аныкылар. Дүртенче класста биш бала белән ялгыз калган анасының бәргәләнүләрен күреп күз яшьләреннән башланган тормыш юлы да аныкы. Әтисе вафатыннан соң сигез ай дәвамында әнисе хастаханәдә ятып чыга. Иң олы бала буларак язмыш камыты иң әүвәл аның җилкәсенә менеп кунаклый. Ай, ул “Такталы юл”лардан уфалла тартып узулар?! Кыр каравылчысыннан кача-поса кукуруз арасыннан үлән, билчән җыюлар? Үлән төяп кайтканда нәчәлествога юлыкмау - үзе бер олы бәхет. Шырпы эзләгән кебек тентиләр йөгеңне, җимереп бетерәләр, әйләндереп каплаулары да булгалый. Инде сигезенче классны тәмамлаганнан соң фермага эшкә килергә мәҗбүр була яшүсмер. Дөрес, хезмәттән каешланып үскән егеткә терлекче булып эш башлау әллә ни кыен бирелми. Тик шулай да ныгып җитмәгән буыннар кул белән дистәләгән сенаж, тирес йөкләрен төягәндә еш сиздереп куялар. Гел генә дә кул хезмәте иде бит ул чакларда. Сәнәк белән каезлап сенаж, печән төяүләрнең эчләрне суырганын ул үзе генә беләдер. Көзен-язын чәчкечләргә орлык тарату да атчылар өлешенә тия. Үзеннән күпкә олпатырак ир-атлар янәшәсендә тонналаган орлык аның да иңнәреннән уза. Сынатып кара, өлешкә кергәнсең икән, кан төкереп булса да хезмәт куясың. Хезмәт хакы “колхоз”ның ике бармак арасыннан саранланып сыек кына тама. Аз гына җае табылдымы, башка эшләргә алына Мәннан - тракторга утыра: җир сукалый. Ә кыш вакыты аның өчен “ферма фронты”на әйләнә.120 шәр мөгезле эре терлеккә тәрбия кылган еллары аз булмый. Ирешкән күрсәткечләрен дә күпләргә үрнәк итеп куялар. Район җитәкчелегеннән, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алган Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары Мәннанның 47 еллык хезмәтен  бәяләүче бүләкләр. Тырышлыгын күргән хуҗалык җитәкчесе аны берничә тапкыр баш белгеч, ферма мөдире вазыйфаларына кодалый. Күндерә дә әле. Берничә ел ясалма орлыкландыручы булып эшли ул. 100 сыердан бозау алу саны буенча район күләмендә лидерлар дәрәҗәсенә күтәрелә хуҗалык.  Республика министрлыгыннан бер Рәхмәт хатын да шул вазыйфасында ала ул.

- Ни генә булмасын, мал җанлылыгым, ат яратуым мине терлекләр янына күбрәк тартты. 35 елдан артык гомеремне терлекчелеккә бирдем. Дистәгә якын ат алышынды. Кияргә киеме дә юк бит аның. Ашау өчен генә яшәгән бу малкайларга аеруча игътибарым зур булды. Мөмкин кадәр аларны тәрбия кылырга тырыштым. Мине белгәннәр, хезмәттәшләрем дә кире сүз әйтмәс, атларым елкылдап тордылар, аларны тузган сбруй белән йөртмәдем. Ә ат малы үзенә булган мөнәсәбәтне сизгер тоемлый.  Соңгы вакытларда сәламәтлегем бераз какшап китте. Ә аттан аерыласым килми. Ходай рәхмәтедер, улым Илһам армиядән кайткач мине алыштырырга булды. Аңа бик сөендем инде. Ул эштән кайтып туктауга капка төбенә йөгереп чыгам. “Буян” танып ала, исәнләшкәндәй кешнәп куя,- ди Мәннан.

Хәзерге вакытта да шәхси хуҗалыкларында ат тоталар алар. Мәннан көнозын шуның янәшәсендә кайнаша, бакча башыннан печән алып төшә, тиресне чыгара, җәйге чорда исә буш яткан болын-кырлардан печән хәстәрли. Аты ял иткән арада мотоблокка утырып чыгып китә. Аңа барлык кирәк агрегатларны да юнәткән. Азыкны аз әзерләмиләр, хуҗалыкта аттан тыш өч сыер малы,  алты бозау,  өч үгез асрыйлар.

-Нигездә печәнне үзем әзерлим. Тик шулай да ихтыяҗны моның белән генә җиңеп булмый. Шактый гына сатып та алабыз. Эшләгәнгә бирәләр. Быелгы уңыштан улым эшләгәненә 4 тонна фураж алды,- ди Мәннан.

Малың бар икән, әҗере дә канәгатьләнерлек. Һәрхәлдә, бүгенге көннәренә шөкерана итеп яшиләр Галиуллиннар. Кыш көннәрендә тәүлегенә 40 ар, ә җәйге сезонда 70 әр литр сөт саталар алар. Бер үгез ите үзләренә ашарга калса, калган икесен, өчесен керем өчен сатуга чыгаралар. Өстәлләрендәге каймак, сөте, эремчек, катыгы- барысы шәхси хуҗалыкларыннан.

- Энем,  авыл хуҗалыгында хезмәт җиңелләрдән түгел. Әтиеңнең тиен- миенгә нинди олы хезмәт куюын күреп үстең. Ничек авылда калырга булдың? - димен Илһамга.

- Мин бит аларның бердәнберләре. Аларга мин тәрбия кылмыйча, кем тәрбия кылсын. Китү турында уйларга беркайчан да соң түгел. Ни генә булмасын, әти-әниемне ташламаячакмын. Алар мине башкалардан ким-хур үстермәделәр. Менә күрәсез, таза, сау-сәламәт, бәдәнле егет итеп тәрбияләделәр. Бик тә рәхмәтлемен аларга, - ди Илһам. Бу сүзләрдән күз яшьләрең китәр.

Шулайдыр инде, әнисе хакына Мәннан төп нигездә яшәп калган.

Шунысы мәртәбәле, әниләре Зәйтүнә апа бүгенге көндә дә алар тәрбиясендә гомер кичерә. Әле узган ел гына үзенә аерым бер матур бүлмә булдырганнар. Ашау- эчүләре, тормыш , көнкүреш мәсьәләләре уртак.

  -Әлфиягә рәхмәтлемен. Миннән дә артык кайгырта әнине. Илһам шуны күреп үсте, безгә карата аның җылы мөнәсәбәте шул мохиттә салынгандыр дип еш уйлыйбыз җәмәгатем белән, - ди Мәннан.

   Тормышның ачысын-төчесен татыган Зәйтүнә апа белән дә гапь корып алырга вакыт табылды. Сүзебез нинди генә борылыш алмасын, әлеге дә баягы, бүгенге тормышының канәгатьлегенә кайтып калды. Үзенчә әйтсәк:”Элек күрмәгән рәхәтләрне, бүген төп нигезендә, улы- килене, оныгы янәшәсендә күреп ята ул”.

   Йортлары төзек. Аны торгызган елларын искә төшерде Мәннан. Колхозда эшли башлаган чорда ике тапкыр Казахстан далаларына урып- җыюга җибәрәләр аны. Соңгысында 600 сумга якын акча, бер тонна икмәк белән кайтып төшкән егет өйне яңартырга дигән карарга килә.

-Иш янына куш дигәндәй, сеңелкәшләр шәлнең кирәген бирде ул елларда. Төн йокыларын онытып шәл бәйләделәр. Менә шулай күмәкләшеп яңа йортлы булдык,- дип искә ала ул елларны Мәннан.

 Ә бүген йортта бар да бар, соңгы ике елда тәрәз, ишекләрен, җылылык системасын яңартканнар, котельный, ашханә өчен янкорма торгызганнар. Улы белән маллар өчен биниһая зурлыкта блоктан бина төзеп куйганнар. Илһам яңа җиңел машинада җилдертә, кирәк икән әти-әнисен дөнья чигенә алып барып кайтырга әзер. Кыскасы, нигез ныгый, хуҗалык тернәкләнә бара, тормышлары матур агымда ага.

    Моннан 25 ел элек Спас районыннан килен булып төшкән Әлфия дә бу нигезне инде туган йортыдай саный. Ул бүген лаеклы ялда, йорт эшләренә булышып, ир-атка, кайнанага җылылык өләшеп, аларны сый- хөрмәттә яшәтә.

  -Шундый авыр хезмәттә булуына карамастан аена 2-3 мең сум хезмәт хакы алган чаклары булды Мәннанның. Мин аның сабырлыгына, яшәү өчен, тормышны алып бару өчен тырышканына гел сокланып яшәдем. Борчылма Әлфия, барысы да рәтләнер дия иде. Менә Аллага шөкер, тормышыбыз җитеш, күңел тынычлыгыбыз бар. Ышанычлы өметебез янәшәбездә. Кайнана киңәшләре дә бик ярап куя,- ди Әлфия.

  Тормыш әле дә сынауларсыз тотмый Мәннанны. Әнә, инде классташлары пенсиягә чыгып бетереп утыралар. Ә әле аңа тагын бер ел чамасы түзәргә кала. Ул чордашлары белән бер класста укыса да, үзенең 60 яшьтә булуын дәүләт алдында раслый да, хаклый да алмаган. Суд та аның өчен уңай карар кабул итмәгән. Югыйсә, ул бүген инде пенсиядә булырга тиешле кеше. Майда ук 60 ы тулган. Ул һаман да үз сабырлыгында: ”Озаграк яшәргә бер стимул булыр. Ходай бүгенге тормыш матурлыгыннан мәхрүм итмәсен. Беләктә көч, күңелдә тынычлык булса, яшәргә була”, - ди ул.

Ә мин соң ни дип өстим тагын.” Амин, дигән сәгатькә туры килсен берүк!” диеп язмамны имзаларга мәҗбүрмен.

 


Нет комментариев