Кабан дуңгызы  умырып бетергән гөмбәченең ФОТОлары Татарстан халкын коткыга салды
Җәмгыять

Кабан дуңгызы умырып бетергән гөмбәченең ФОТОлары Татарстан халкын коткыга салды

Әлмәт районында гөмбәгә киткән ир-атны кабан дуңгызы ашаган дигән хәбәр коточкыч фотолар белән бергә таралды. Сурәттәге мәрхүмнең йөзе, гәүдәсенең корсак өлеше умырылып беткән. Фотолар Татарстан халкын коткыга салды, дип яза «Челнинские известия». Әлеге газета ачыклаганча, Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында мондый мәгълүмат расланмаган. Димәк, бу чираттагы фейк булырга мөмкин. http://matbugat.ru/news/?id=20351 фотолар...

Әлмәт районында гөмбәгә киткән ир-атны кабан дуңгызы ашаган дигән хәбәр коточкыч фотолар белән бергә таралды. Сурәттәге мәрхүмнең йөзе, гәүдәсенең корсак өлеше умырылып беткән.
Фотолар Татарстан халкын коткыга салды, дип яза «Челнинские известия». Әлеге газета ачыклаганча, Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында мондый мәгълүмат расланмаган. Димәк, бу чираттагы фейк булырга мөмкин.

Нет комментариев