Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җитештерү-аларның горурлыгы

Кулланучылар җәмгыятендә җитештерүнең иң табышлы, перспектив тармак икәнен күптән аңлаганнар инде.  Шуңа да җитештерү предприятиесен туктаусыз модернизацияләргә тырышалар. Үз продукциясен җитештерү- кооператорларыбызның горурлыгы

 

 . Азык-төлек комбинаты 23 төрдәге икмәк –булка әйберләре чыгара. Көн саен уртача 3-3,5 тонна икмәк-булка, 200-250 килограмм кондитер әйберләре, аена 190 дал алкогольсез эчемлек җитештерелә. Ассортиментны баету өстендә дә даими кайгырталар. Икмәк –булка  базарында алдынгы урыннарны саклап калу максатыннан, аларның бәясен төшерү, ә сыйфатын яхшырту өстендә эшчәнлек алып барыла. Сыйфат дигәннән, Бистә икмәге Мәскәү,Санкт–Петербург шәһәрләрендә, чит илләрдә узган күргәзмәләрдә дә югары бәя ала.

“Кама Плюс” азык–төлек комбинаты цехлары узган ел 30 миллион 654 мең сумлык, агымдагы елның беренче кварталында 6544 мең сумлык продукция житештереп сатканнар.

Комбинат директоры Илдар Мөхәммәтҗанов ирешелгәннәрдә производство мөдире, технолог Нурания Гәрәева, икмәк пешерүчеләр Гөлсара Шаһимарданова, Рузилә Җәләлова,кондитер Элвира Галеева, оператор Алмаз Хәйруллинның һәм башкаларның өлеше күләмле булуын билгеләп үтте.

Илгиз ҖАМАЛИЕВ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса