Ир белән хатын мәчене «бүлә» алмыйча судка мөрәҗәгать иткән
Җәмгыять

Ир белән хатын мәчене «бүлә» алмыйча судка мөрәҗәгать иткән

Түбән Новгород өлкәсендә аерылган ир белән хатын, мәчеләрен бүлә алмыйча, судка мөрәҗәгать иткән. Хуҗабикә метис мәчесен кияүгә чыкканчы ук сатып алган. Аерылышканнан соң, мәчене ир үзендә калдырган, элеккеге хатынына кайтармаган. Хәзер алар суд аша мәченең кемдә яшәргә тиешлеген хәл итәләр. Белгечләр йорт хайванын 10 мең сумга бәяли, дип яза Шәһри...

Түбән Новгород өлкәсендә аерылган ир белән хатын, мәчеләрен бүлә алмыйча, судка мөрәҗәгать иткән. Хуҗабикә метис мәчесен кияүгә чыкканчы ук сатып алган.
Аерылышканнан соң, мәчене ир үзендә калдырган, элеккеге хатынына кайтармаган. Хәзер алар суд аша мәченең кемдә яшәргә тиешлеген хәл итәләр. Белгечләр йорт хайванын 10 мең сумга бәяли, дип яза Шәһри Казан.
Автор фото Гульчачак Газизова.

Нет комментариев