Ил язмышын салып иңнәргә
Җәмгыять

Ил язмышын салып иңнәргә

 “Ни хәлләрдә, Гөлҗиһан апа?!” Авыр эшләрдән, сызланулардан  бирчәләнгән, җыерчыклы кулларны, күрешергә дип, учыма алдым. Күңелемнән: “Нәкъ әниемнеке кебек”, дигән юксынулы уйлар тәгәрәде. Әллә соң сугыш елы балаларының куллары да күңелләре кебек йомшак, җылымы?..

 “Ни хәлләрдә, Гөлҗиһан апа?!” Авыр эшләрдән, сызланулардан  бирчәләнгән, җыерчыклы кулларны, күрешергә дип, учыма алдым. Күңелемнән: “Нәкъ әниемнеке кебек”, дигән юксынулы уйлар тәгәрәде. Әллә соң сугыш елы балаларының куллары да күңелләре кебек йомшак, җылымы?..

Тарихка кереп калган, җанны, бәгырьләрне меңгә телгәләгән ул елларны бүген өлкән буын гыйбрәт итеп сөйли. Бөек Җиңү көнен якынайтуга һәркем үз өлешен керткән ул чорда. Кадерлеләрен фронтка озаткан аналар, апа- сеңелләр тылда көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган. Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Гөлҗиһан Касыйм кызы Афанасьева да шул чорның бер буыны. Кукмара районының Югары Казаклар авылында туып үссә дә, язмыш аны районыбызга—Рус Әшнәгенә китергән. Бүгенге көндә ул кызы Гөлсинә яәшәсендә гомер кичерә. Элеккедән килгән күркәм гадәт буенча Акъәбине котларга район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Роберт Рәшитов, Рус Әшнәге авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев килделәр.

--Сезнең гомер юлы бүгенге буын яшьләре өчен гыйбрәт алырлык. Авырлыкларны күргәнсез, сынатмый яши белгәнсез. Киләчәк елларыгыз имин булсын, сәламәтлек телибез сезгә,--диде Айгөл Камиловна, ветеранны тәбрикләп һәм аңа Россия Федерациясе Президенты В. Путинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләген, чәчәк бәйләмен тапшырды.

Ерак араларны якын итеп Казаннан, Кукмара якларыннан туганнары, оныкчыклары да кайткан Гөлҗиһан апаның. Шуңа да шатлыгы икеләтә зур аның. Хәтер-зиһененең ныклыгына, күзләренең җетелегенә сөбханалла, дип сокланып, Акъәбине тыңлыйбыз.

--Авырлыкларны күп күрдек инде, балам. Әнидән бик иртә, яшь ярым вакытта ук ятим калганмын мин. Гаиләдә 9 бала идек, бишебез исән-сау үсте. Әнисез калгач әти күрше авылдан Галия апага өйләнде. Үги ана булса да безне какмады, сукмады ул. Югын бар итеп тәрбияләде, яшәтте. Сугыш башлангач ике абыебыз--Әхәт белән Шакирны фронтка озаттык. Алар кайталмады, кайгылы хәбәр генә алдык,--дип, тулы бер тарихны сыйдырган елларын җепкә тезә Гөлҗиһан апа.

Әйе, сугыш берәүне дә аямый, ил хәсрәте халык иңенә төшә. Җиңү таңы килгәннән соң да авылларны, хуҗалыкларны төзекләндерү өчен күп көч куела. Ир-ат, хатын-кыз эше бүленми--Лубян урманчылыгында урман кисүләр, торф чыгару өчен Ярославль өлкәсенә барулар дисеңме--барысы да авыр хезмәт белән үтә.

--Туган якка кайткач Шәмәрдәнгә эшкә килдем. Тимер юлда кышларын кар көрәсәк, язын, җәен шпаллар алыштыра идек. Яшь, егәрле булгангадыр инде, ул вакытта аруларны белмәгәнбез. Соңрак ит комбинатында эшкә урнаштым. Анда төгәл 26 ел эшләдем, аяктан резина итек төшмәде, җиңел хезмәт күрмәдем,--ди хезмәт ветераны.

Булачак ире Герман белән дә шунда таныша ул. Гаилә коргач яшьләргә агач барактан бер бүлмә бирелә. Матур яши алар. 1960 елда кызлары Гөлсинә, соңрак Гөлфия туа.

--Икенче кызымның гомере кыска булды, нишлисең бит,--дип сүзен дәвам итә Гөлҗиһан апа. –Гөлсинә кызым Казанда укыганнан соң шушы районга эшкә кайтты. Язмышы, эчәр суы монда булгандыр, шушы авылда төпләнеп калды. Хәзер инде бергә яшибез. Мине тәрбияләгәненә көн саен дога кылып рәхмәт укыйм. Үзе дә, Аллага шөкер, биш вакыт намазын калдырмый,--ди ул, ихлас күңеле белән куанып.

Бертуган апасы Шәмсеҗамал да туган ягы Кукмарада, Казаклар авылында кызы белән яши икән. Аңа быел 95 яшь тулган.

Әнә шулай утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да язмыш аларны сындырмаган. Гөлҗиһан апа да бүгенге күркәм юбилеена җиткән. Ил җитәкчелегенә рәхмәтен, һәрберебезгә изге теләген әйтеп озатып калды ул безне. Җыерчыклы йөзләрендә балкыган иман нуры, күңеленнән ташыган җылылык, әйтерсең лә, безнең йөрәкләргә дә күчте. Сәламәт бул, Гөлҗиһан апа, юбилейларның янә матурларын каршылаулар насыйп булсын!

Автор Фәрвәз Каюмова.

Фото автордан.


Нет комментариев