Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Икетеллелек: закон таләпләре  үтәләме?

 Августның соңгы көннәре.

 Төшке ашка кайтып барышым. Минем алда кызын җитәкләгән ана бара. Әнисе ашыга күрәсең, тиз-тиз атлаган җиреннән кызын да ашыктыра. Бәләкәчнең генә әллә ни исе китми, үз көенә атлап янәшәдәге кибет исемнәрен кычкырып хәреф җыеп укый. Укырга керергә иртәрәктер әле, шулай да тырыша, дип елмаеп куям. Читтән килгәннәрдер күрәсең, район үзәгендә яшәүче булса тирә-юньдә тезелеп киткән  кибетләргә исе китмәс иде, дигән уй янә күңелемнән йөгереп уза.

– Әни, әнә, базар дип язганнар, – диде кызчык куанып.

– Рынок  базармы ул?

Янәшәдәге машиналар шавы миңа җавапны ишеттерми калды. Ә мин уйланып юлымны дәвам иттем.

...Икетеллелек. Аңлашыр өчен күп тә кирәк түгел ләбаса. Кибетләр һәм башка социаль-көнкүреш объектлардагы  элмә такталарга әнә шулай ике телдә язып куелса ничек яхшы буласы! Бу үзе үк 1993 елда гамәлгә кергән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Законның үтәлүенә бер дәлил булыр иде. Шөкер, бу яктан районыбыз дәүләт учреждениеләре һәм оешмаларына тел-теш тидерерлек түгел.

Барысына да русча һәм татарча язылган элмә такталар куелган. Әмма икетеллелек турындагы закон эшчәнлеге бар җирдә дә үтәләме соң? Район үзәгендәге кайбер сәүдә нокталары, халыкка хезмәт күрсәтү тармакларындагы элмә такталарның бары рус телендә язылышы күңелне тырнап үтә. Югыйсә икетеллелек турындагы закон таләпләре бар җирдә дә үтәлергә тиешле. Шул хакта фикерен белергә теләп район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафинага элемтәгә чыктым.

–Икетеллелек буенча мәсьәләләр район җитәкчелегенең ныклы контролендә тора. Элмә такталарның ике телдә һәм хаталарсыз язылган булуы шарт. Дәүләт  телләрен саклау һәм аны  үстерүдә мәгариф учреждениеләре, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, шулай ук җирле массакүләм мәгълүмат чараларының өлеше күләмле. Районыбызда нинди генә бәйрәм чарасы үтмәсен, ул һәрвакыт ике телдә оештырыла, җыелышлар, киңәшмәләрдә чыгышлар рус, татар телләрендә  бара. Хакимияткә кергән мөрәҗәгатьләр дә ике телдә кабул ителә һәм җавап та ике телдә языла, – диде Айгөл Камиловна.

– Халык белән эшләүгә игътибарны киметмәскә кирәк. Һәр оешма җитәкчесе икетеллелек турындагы Законның үтәлеше өчен җаваплылык тоярга тиеш, – дип  тә өстәде ул.

Балык Бистәсе муниципаль район сайтындагы яңалыкларның рус һәм татар телләрендә урнаштырылуы да райондашлар тарафыннан зур яклау тапты.

Телебезне югалтмыйк, аны тагын да үстерик дисәк, һәр уңай башлангычны күтәреп алырга кирәк. Рус һәм татар телләре һәркем өчен якын, кадерле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса