Игътибар: аерым категориягә кергән гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы исәпләнгән
Җәмгыять

Игътибар: аерым категориягә кергән гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы исәпләнгән

Төзелеш тармагында яңа юнәлеш барлыкка килде. Аерым категориягә кергән гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы 2015-2020 елларга исәпләнгән.

Аның нигезендә Татарстан Республикасында бүгенге көндә 50 күп балалы гаиләгә, 20 чернобыльчегә, 13 мәҗбүри күченүчегә һәм 2 Ерак Төньякка күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән. 2017 елда "Федераль законда билгеләнгән аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт йөкләмәләрен үтәү" өстәмә программасына кертелүчеләрнең җыелма исемлегендә безнең районнан 1 радиация йогынтысына дучар булучы, 1 мәҗбүри күченеп кайтучы бар. Моннан тыш 2 күп балалы гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларның резерв исемлегенә кертелгән.

http://www.saby-rt.ru/tt/2014-09-29-05-21-49t/item/17375-igtibar-aeryim-kategoriyagә-kergәn-grazhdannarnyi-torak-belәn-tәemin-itү-programmasyi-isәplәngәn.html

фотоGrodnonews.by


Нет комментариев