Яңа 2027 елдан хирургларга хастаханәдән тыш ярдәм күрсәтергә рөхсәт бирәчәкләр
Җәмгыять

Яңа 2027 елдан хирургларга хастаханәдән тыш ярдәм күрсәтергә рөхсәт бирәчәкләр

2027 елның 1 гыйнварыннан хирургларга хастаханәдән читтә медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирергә мөмкиннәр.

Бу хакта РИА Новости РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы проектына сылтама белән хәбәр итә.

Документ нигезендә, хирурглар ашыгыч ярдәм бригадасын чакыру урыны буенча, шулай ук транспортта медицина эвакуациясе вакытында эшли алачак.

Моннан тыш, табиб-хирургларны паллиатив медицина ярдәме күрсәтүгә җәлеп итә алачаклар.

 


Нет комментариев