Гүзәл Сәгыйтова: "Вәсиләне төштә күрсәм, берничә көннән кемнеңдер китүе турында хәбәр килеп ирешә"
Җәмгыять

Гүзәл Сәгыйтова: "Вәсиләне төштә күрсәм, берничә көннән кемнеңдер китүе турында хәбәр килеп ирешә"

ТНВда "Мәдәният дөньясында" тапшыруының алып баручысы булган, «Калеб» яңа буын җыены җитәкчесе, танылган тележурналист, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Сәгыйтова Фейсбугында шундый язма элгән, үзгәртмичә бирәбез:

"Вәсиләне төштә күрсәм, берничә көннән кемнеңдер китүе турында хәбәр килеп ирешә. Баштарак мин моңа игътибар итми идем, ләкин Хәния апаның вафаты турында ишеткәч, бу күренеш очраклылык түгел кебек тоела башлады...

Хәния апа иҗатына артык мөкиббән булмасам да, аның белән якыннан аралашмасам да, әлеге хәбәр тетрәндерде. Фәлсәфи фикерли белгән, татар эстрадасында бәһасез урынын булдырган сөйкемле зат иде ул!"

http://matbugat.ru/news/?id=19552

фото из соцсетей.


    Нет комментариев