Горурланырлыгың бар, авылдаш!
Җәмгыять

Горурланырлыгың бар, авылдаш!

Олы Әшнәктән Ринат Сиражиевны хәрби комиссариатта очраткач, башта аптырабрак киттем инде.

 

 

–Нишләп йөрисең монда авылдаш, Ватан алдындагы бурычыңны күптән үтәдең  бит инде син, тагын чакырдылармы әллә?–димен. Ринат ел ярым Әфган сугышын узган, үлемнең күзенә караган ир–егет.

–Бездән калмады, инде менә улым да армиядән кайтты,– ди Ринат горурлык белән.

Без хәл–әхвәл алышкан арада хәрби комиссар урынбасары бүлмәсеннән Ринатның үзе кебек гренадирдай гәүдәле егет килеп чыкты. Инсаф армия сафларына Казан политехника көллиятен тәмамлагач үзе теләп киткән. Хәрби хезмәтне Йошкар–Ола шәһәрендәге стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә (РВСН) узган.

–Армиягә барганыма һич үкенмим. Кемнәрдер армияне–бушка уздырылган бер ел гомер дип атыйлар. Килешмим. Беренчедән, туган илне саклау һәр ир–егетнең изге бурычы. Икенчедән, армиядә коллективта, бердәм командада эшләргә, дисциплинага өйрәнәсең, яңа һөнәр үзләштерәсең, яңа дуслар табасың. Менә минем хәзер илебезнең төрле почмакларында бик күп дусларым бар. Ә армиядә табылган дус иң ышанычлысы инде,–ди Инсаф Сираҗиев.

Әйе, фикерләреннән, сүз сөрешеннән үк чамалана инде,  чын ир–егет тәрбияләгәнсең авылдаш. Горурланырлыгың бар.

Илгиз Җамалиев.

Рәсмедә: Ринат һәм Инсаф Сираҗиевлар.


Нет комментариев