Бүлбеләр яхшы кыш чыксын өчен белгечләрдән берничә киңәш.
Белгечләр әйтүенчә, беренче көзге кыраулар башлану белән георгиннарны казып алырга кирәк. Бу чәчәк түбән температураны күтәрә алмый: хәтта җиңелчә минус та бүлбеләрне зарарлый, һәм алар саклаган вакытта чери. Урта полосада бу гадәттә сентябрь ахыры — октябрь башы.
Бүлбеләрне беренче кыраудан соң 1–2 атна узгач казып алу яхшырак. Әгәр кыраулар булмаса, яфракларның саргаюына һәм шиңүенә карагыз — бу үсемлекнең тынычлыкка әзерләнүе турында сигнал.
Казып алыр алдыннан сабакларын 10–15 см калдырып кисегез. Бу тамыр муенын зарарланудан саклар һәм бүлбеләргә өлгерергә ярдәм итәр. Куакны сәнәк белән казып алганнан соң, бүлбеләрне аермагыз, бөтен килеш ул яхшырак саклана. Артык туфракны кагып, шлангтан су агызып юыгыз. Бу зарарлануларны һәм авыруларны күрергә мөмкинлек бирәчәк. Черек, зарарланган, артык нечкә бүлбеләрне кисеп алыгыз. Аннары георгин бүлбеләрен марганцовкалы суда яки фунгицид («Максим», «Фитоспорин») эремәсендә 30 минут тотыгыз һәм ышык, салкынча урында 1–2 атна киптерегез.
Саклау өчен иң яхшы шартлар: температура +3...+8 °C, дымлылык — 60–70 процент булган, җилләтелә торган караңгы урын.
Нет комментариев