Гаризаларны электрон рәвештә  бирергә мөмкин
Җәмгыять

Гаризаларны электрон рәвештә бирергә мөмкин

 “Хәзер социаль яклау бүлегенә гаризаларны электрон рәвештә биреп була, дип ишеткән идек. Моны ничек эшләргә? А. Васильева”.

Газета укучыбызның бу соравына республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Балык Бистәсендәге бүлеге мөдире Ландыш Гыйззәтова җавап бирә.

-           Электрон гариза бирү өчен компьютер, Интернет, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча; “Шәхси кабинет” порталында теркәлү таләп ителә.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталына uslugi.tatarstan.ru керергә, аннан соң “Социальная защита: пособия, выплаты, субсидии, компенсации,запись на прием” алга таба “Подача заявления на назначение пособий, субсидий, компенсаций” вкладкаларын, кирәкле хезмәт төрен сайларга кирәк.

Сезнең социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгатегезнең нәтиҗәсе, гариза буенча карар Шәхси кабинетта урнаштырыла.

Шулай итеп торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендәге субсидия-льготаны; 6 яшькә кадәр балаларга дарулар алу өчен субсидияне; гомум белем бирү һәм башлангыч, урта һөнәри белем  бирү учреждениеләрендә укучыларга транспортта йөрү өчен бирелә торган айлык субсидияне, кыскасы, күп балалы гаиләләргә бирелә торган социаль ярдәм чараларын дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре аша электрон рәвештә алырга мөмкин.

 

sokolinka.mos.ru

 


Нет комментариев