Фәнис Валиев : " Корпорациядә барлык хезмәткәрләр дә тырыш, булдыклы, үз эшләренә җаваплы карыйлар"
Яңа Арыш авылында уңышлы гына эшләп килүче “Азык-төлек коорпорациясе” бүгенге көндә бар көчне язгы кыр эшләренә әзерлеккә куйган. Агрегатлар, трактор, комбайннар ремонтлана.
“Елның бер көне ел туйдыра” дигәндәй, хезмәткәрләр алдан бар хәстәрне күрә. Яз башлану белән бер тоткарлыксыз кырга чыгарга, эш башларга исәпләре.
-Корпорациядә барлык хезмәткәрләр дә тырыш, булдыклы, үз эшләренә җаваплы карыйлар. Кайсын гына атасаң да, мактауга лаеклылар, - дип сүзен башлады инженер Фәнис Валиев. Без килгәндә паркның ишегалдында, бина эчендә дә һәрбер хезмәткәр үз техниканы янәшәсендә иде. Баштан-аяк эшкә чумган алар. Сүтә-җыя, болтларын ныгыта...
-Вахит абый тәҗрибәле тракторчыларның берсе. Тракторны биш бармагы кебек белә,- диделәр Вахит Хафизов турында хезмәттәшләре. Тракторын ремонлау белән мәшгуль иде ул үзе. Әзрәк эштән туктап торып, безнең белән дә сөйләшеп алды. 1987 еллардан бирле колхозда тракторчы хезмәтен башкарган. Әлеге коорпорация барлыкка килгәч, бирегә эшкә кергән. Бар эшнең дә җаен белеп намус белән башкарырга тырыша. Сукалый, тырмалый, чәчә, культивацияли ул. Кыш айларында фермага маллар өчен сенаҗ ташый. Техникасын гел барлап тора, тракторының төзек булуы һәм эшләве аның өчен иң мөһиме. “Әти гомере буе тракторда эшләде. Үзе янәшәсендә мине дә хезмәткә өйрәтеп үстерде. Биш балалы гаиләдә мин иң төпчеге. Абыйларым да миңа үрнәк булды. Җирне, хезмәтне яраткан кеше беркайчан да югалмас”,-ди Вахит абый.
Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, эшен күреп бәяләп торалар аның. Грамоталар, мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән ул. Быел да кыр эшендә сынатмаска исәбе аның.
Автор Гөлназ Зарипова.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа