Фестиваль талантларны барлый
Җәмгыять

Фестиваль талантларны барлый

15 мартта, район балалар иҗат үзәгендә “Без бергә” республика халык иҗаты балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы узды. Анда ике төркем: 7-12 яшькәчә һәм 13-17 яшь аралыгында укучы балалар катнашты.

Халык иҗаты өлкәсендә сәләтле балаларны ачыклау, аларны этнокультура кыйммәтләренә якынайту, халык мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, өстәмә белем бирү педагогларының уңай тәҗрибәсен тарату, аларның һөнәри осталыгын арттыру - бу фестивальнең төп максатлары иде.

Халык җырларын башкару, халык вокаль ансамбльләре, хореография номинациясендә һәм проза, поэзия, дөнья халыклары әкиятләре, легенда, бәетләрне үз эченә алган “Әдәби укулар” номинациясендә барлыгы 148 укучы катнашты. Монда районыбызның 19 мәктәбе, балалар иҗат үзәге, район сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең тырышлыгы, әзерлеге күренде. Һәр чыгыш жюри тарафыннан игътибарга алынды. “Әдәби укулар” номинациясендә әсәрне техник башкару осталыгы, сайланган текстның мавыктыргыч, кызыклы булуы, әсәрнең балаларның яшенә туры килү мөһимлеге исәпкә алынса, җырны башкару осталыгында исә шуларга өстәп җырның халыкчан булуы, башкаручының вокал осталыгы, милли киемнәргә дә игътибарга бирелде.

“Әдәби уку”да укучылар күбрәк әкиятләргә өстенлек биргәннәр. Бу аларның проза жанрында үзләрен иркенрәк хис итүдәндер күрәсең. Тик, ни кызганыч, конкурс нигезләнәмәсе буенча балалар әсәрне яттан сөйләргә тиеш булсалар да араларында карап укучылар да булды. Шигърият тә балаларны нишләптер үзенә артык җәлеп итмәгән. Җыр башкаруда исә үзешчәннәргә хас осталык, эмоциональлек чагылды.

Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенең “Ләйсән” балалар театры коллективының “Өч кыз” әкиятен заманча, бүгенге көнгә яраклаштырып куюы шактый уңышлы чыккан.

- “Без бергә” фестиваль-конкурсы үз тирәсенә талантлы балаларны җыеп, аларга сәләтләрен үстерергә мөмкинлекләр бирә. Янәшәбездә инде бүгеннән үк сәхнәгә чыгарырга әзер нәни артистларыбыз, нәфис сүз осталары бар. Без бүген шуларны күрдек. Гомумән, сәнгати-эстетик яктан балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗатын үстерүдә мондый бәйгеләрнең роле зур, - диде жюри әгъзасы, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина.

Әйе, балаларның талантына сокланмый мөмкин түгел иде. Болардан тыш бу көнне Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә “Әкиятләр һәм легендалар канатында” тематикасында уза торган фестиваль кысаларында, “Без бергә” халык иҗаты конкурсы, “Россия сувенирлары” декоратив-кулланма әйберләр күргәзмәсе дә оештырылган иде. Биредә күңелдәге фантазияләрне эшкә җигеп соклангыч күргәзмә тудырылган. Шулай ук өстәмә белем бирү педагоглары арасында “Иҗади гаилә”,” Иҗат канатлары” номинацияләре буенча үткән конкурс нигезендә яткан талантны, тырышлыкны да күрергә мөмкин булды.

Жюри куйган баллар исә җиңүчеләрне ачыклады. Тиздән, 30 мартта, районыбызда үтәчәк “Без бергә” фестиваль-конкурсының зональ турында без әлеге талантлы егет-кызларыбыз чыгышын янәдән күрә алырбыз. Сынатмаслар, алар безгә кабат җиңү шатлыгын бүләк итәрләр дип ышанабыз.

 

Итоги муниципального этапа  Республиканского детского  художественного фестиваля народного творчества «Без бергэ»

Номинация «Творческая семья»

Ф.И.О

Организация

Руководитель

Место

Семья Мубаракшины Венер, Ильяс

МБУ ДО ДШИ им. Ф.Ахмадиева

 

1 место

Семья Хузагариповых

МБОУ «Ямашевская ООШ»

Хайруллина Г.Р.

2 место

 

Номинация «Крылья творчества»

Ф.И.О

Организация

Руководитель

Место

Галиуллина Алсу Габдулхаевна

МБУ ДО «ДШИ им. Ахмадиева»

 

2 место

Габдуллина Лейсан Габделхаевна

МБОУ «Верхне-Тимерлековская СОШ»

 

3 место

Каримуллина Эльвира Раилевна

МБУ ДО «ЦДТ»

 

1 место

Шлыкова Светлана Николаевна

МБОУ «Рыбно-Слободская гимназия №1»

 

2 место

Народный вок.ансамбль «Россияночка»

МБУ ДО ДШИ им. Ахмадиева

Киселева Александра Николаевна

1 место

Народный вок. Ансамбль « Саф хислэр»

МБУ ДО «ЦДТ»

Каримуллина Эльвира Раилена

2 место

 

Номинация « Инструментальное исполнительство»

Названия коллектива

Организация

Руководитель

Место

Ансамбль кураистов «Райхан»

МБОУ ДШИ им Ахмадиева

Мубаракшин Венер Василович

1 место

(7-12 лет)

 

Номинация «Хореография»

Название коллектива

Организация

Руководитель

Место

Образцовый детский коллектив хореографический «Рапсодия»

МБУ ДО «ДШИ им Ахмадиева»

Гимаева Ф.А.

Фасхутдинова Е.Р

1 место

(7-12 лет)

Образцовый детский хореографический коллектив «Рапсодия»

МБУ ДО «ДШИ им. Ахмадиева»

Шавалиева А.М.

Фасхутдинова Е.Р.

1 место

(13-17 лет)

 

 

 

Номинация « Народный ансамбль»

Название коллектива

Организация

Руководитель

Место

Вокальный ансамбль «Музыкальная капель»

МБУ ДО «ДШИ им. Ф. Ахмадиева»

Галиуллина А.Г

Перелётова Т.Г

1 место

(7-12 лет)

Дуэт Ахметов Марат

Сибгатов Самат

МБУ ДО «ЦДТ»

Хаматвалеева А.С

2 место

(7-12 лет)

Народный вок.ансамбль «Пятое измерение»

МБОУ «Шумбутская СОШ»

Исмагилова Р.Н

3 место

(7-12 лет)

Дуэт Загидуллина Мадина

Мухамадеева Чулпан

МБОУ «Больше-Машляковская СОШ»

Габдрахманова Р.И

2 место

(7-12 лет)

 

Номинация «Художественное чтение»

Ф.И.О

Организация

Руководитель

Место

Фатихова Алина

МБОУ «Рыбно Слободская гимназия №1»

Шлыкова С.Н.

1 место

(7-12 лет)

Межевой Александр Владимирович

МБОУ «Рыбно-Слободская гимназия №1»

Бастрыгина О.П

2 место

(7-12 лет)

Мустафина Миляуша

МБОУ «Юлсубинская ООШ»

Гарифуллина И.М.

3 мест

(7-12 лет)

Сибгатов Азамат

МБУ ДО «ЦДТ»

Хаматвалеева А.С.

3 место (7-12 лет)

Маслова Мария

 МБУ ДО «ДШИ им. Ф. Ахмадиева»

Банницын Владимир Валентинович

 1 место (13-17 лет)

Каримова Алина

МБОУ «Ямашевская ООШ»

Каримова Лейсан Гусмановна

1 место (13-17 лет)

 

Филиппова Елизавета

МБОУ «Рыбно-Слободская гимназия №1»

Шлыкова С.Н

Валеева Г.Ф

3 место (13-17 лет)

Мусина Сайда

МБОУ «Шумбутская СОШ»

Файзуллна Р.В.

2 место (13-17лет)

 

Номинация «Народный вокал»

Хуснутдинова Резеда

МБУ ДО «ДШИ им.Ф.Ахмадиева»

Перелётова Татьяна Геннадьевна

1 место (7-12 лет)

Мингарипова Айсылу

МБУ ДО «ДШИ им.Ф. Ахмадиева»

Перелётова Татьяна Геннадьевна

2 место (7-12 лет)

Мингазова Алия

МБОУ «Кутлу-Букаш СОШ»

Мухарлямова Г.Г.

Гран при

(7-12 лет)

Хабибуллина Эльвина

МБОУ «Биектауская СОШ»

Мингалиева Д.К.

1 место (7-12 лет)

Гараева Малика

МБОУ « Кутлу-Букаш СОШ»

Мухарямов Р.Х.

1 место (7-12 лет)

Каримова Гузель

МБОУ «Новый-Арышская СОШ»

Гильмуханова А.С.

2 место (7-12 лет)

Мухаммадиева Ралина

МБОУ «Урахчинская ООШ»

Макарова А.Н.

2 место (7-12 лет)

Губаев Самир

МБОУ «Ново-Арышская СОШ»

Гильмуханова А.С.

3 место (7-12 лет)

Каримова Сумбуль

МБОУ «Ямашевская ООШ»

Каримова Л.Г.

3 место (7-12 лет)

Гадрахманова Илюза

МБУ ДО «ЦДТ»

Каримуллина Э.Р.

1 место (13-17 лет)

Нагимуллина София

МБУ ДО «ДШИ им. Ф. Ахмадиева»

Купцова Т.Л.

2 место (13-17 лет)

Шагиева Алия

МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ»

Мухарлямов Р.Х.

Гран при (13-17 лет)

Шмелева Регина

МБОУ «Рыбно-Слободская гимназия №1»

Бадрутдинова Ф.Г.

1 место (13-17 лет)

Ахмадиева Диляфруз

МБОУ «Большеелгинская СОШ»

Салахова А.Ф.

1 место (13-17 лет)

Бирюкова Анастасия

МБОУ «Шумбутская СОШ»

Файзуллина Р.В.

2 место (13-17 лет)

Гарифуллин Данис

МБОУ «Ямашевская ООШ»

Зиннатов А.Х.

2 место (13-17 лет)

Сафина Зилия

МБОУ «Нижне-Тимерлековская ООШ»

Гайнуллина Г.И.

3 место (13-17 лет)

Галявиева Азалия

МБОУ «Верхне-Тимерлековская СОШ»

Габдрахманова Г.Г.

3 место (13-17 лет)

 

 

Фәрвәз Каюмова.

Редакциядән: муниципаль этапта кемнәр алга чыккан—барысы турында да газетабызның rsloboda-rt.ru сайтыннан укып белә аласыз.

 


Нет комментариев