Фатирны үзенеке итәр өчен...
Җәмгыять

Фатирны үзенеке итәр өчен...

Сочида 23 яшьлек студент егет әти-әнисен һәм сеңлесен үтереп, фатирга хуҗа булырга уйлаган. Үтерүчеләргә ул әти-әнисен югалткан ул кебек тотарга вәгъдә биргән.

Ул үзенең максаты турында дустына сөйләгән, дусты исә полициягә җиткергән. "Киллер" булып кыланган полиция хезмәткәренә ул 3 миллион сум акча вәгъдә иткән. Бу акчаны ул фатирны алганнан соң түләргә вәгъдә итәкн. 

Егет үтерүчегә әти-әнисен югалткан бала кебек тотарга вәгъдә биргән, "күз яшьләрен түгәчәген" әйткән. Студент әти-әнисенең кайсы фатирда яшәгәнен әйткән, камераларның кайда икәнен аңлаткан, эт барлыгы турында кисәткән һәм үтерүчегә пычак биргән.

Егетне расписка биргәндә кулга алганнар.

https://intertat.tatar/ 

фотоnews.yandex.kz

http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/kotochkych-fatirny-zeneke-itr-chen


Нет комментариев