Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Elvin Grey Башкортстанның ЮХИДИ башлыгына кадәр барып җиткән (ФОТО)

Радик Юльякшин ахыргы айларда хокук сакчылары белән кызык мөнәсәбәтләрдә әле. Кукмарада булган концертта аның мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафин белән гауга килеп чыкканнан соң, Радикка хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Аннан Чаллыдагы чираттагы концерты беткәч, аны һәм аның төркемен «ОМОН»нар хокук бозганы өчен, идәннәргә яткырып, кулларны артка бөгә-бөгә...

Радик Юльякшин ахыргы айларда хокук сакчылары белән кызык мөнәсәбәтләрдә әле. Кукмарада булган концертта аның мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафин белән гауга килеп чыкканнан соң, Радикка хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә туры килде.

Аннан Чаллыдагы чираттагы концерты беткәч, аны һәм аның төркемен «ОМОН»нар хокук бозганы өчен, идәннәргә яткырып, кулларны артка бөгә-бөгә алып китмәкчеләр иде. Хәер, бу бары тик дусларының Elvin'нан көлү, шаяру гына була, дип яза "Әлмәт таңнары".

Менә тагын чираттагы очрашу. Бу юлы Радик Башкортстан республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча баш Дәүләт инспекторы Динар Гыйлметдиновта кунакка барып, чәй эчеп утыра.

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев