Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Диндә - экстремизм юк!

 Коръән китабын кулга алып, аның беренче битен ачып күз салыйк әле: китабыбыз Рәхмәт иясе һәм Рәхимле булган Аллаһ исеме белән, дигән үтә тирән мәгънәле сүзләр белән башланып китә.

Озак та үтми,  бер аятьтән соң тагын шундый ук сүзләр кабатлана: Ул – Рәхмәт иясе, Ул – Рәхимле. Моннан күренгәнчә, Аллаһ Тәгалә Рәхимле һәм динебез дә Рәхимлелеккә корылган. Әйе, динебезнең асылы ул – Рәхимлелек, шәфкатьлелек бер-береңне хөрмәт итү. Ләкин, кызганыч, кайбер кешеләр динебезне башка, начар яктан күрсәтергә телиләр. Җирлегебезне, өммәтебезне, Ватаныбызны мондый адашкан кешеләрдән, мондый фикерләрдән  Аллаһ Үзе сакласын. Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә “Маидә” сүрәсенең 32нче аятендә болай ди:

“Кем дә кем кеше үтермәгән яисә җир йөзендә бозыклык таратмаган берәүне үтерсә, ул кешеләрнең барысын да үтергән кебек булыр; әгәр исән калдырса, ул кешеләрнең барысын да исән калдырган кебек булыр.

Безнең илчеләребез аларга ап-ачык билгеләр белән килделәр. Тик шуннан соң да, аларның күбесе җир йөзендә Аллаһ Тәгалә билгеләгән чикләрне бозучылар булдылар”.

Менә бу аятьтә Раббыбыз безгә бер гаепсез кешене үтергән өчен нинди зур гөнаһлы булуыбыз хакында бәян кылды, аңлатты. Уйлап кына карагыз: бер гаепсез кешеләрнең канын коеп, аларны газап кылу Ислам дине кысаларына да, гакылыбызга да сыймый торган гамәлләр. Чөнки Коръән китабында да, Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа мактау һәм сәламе булсын) сөннәтендә дә гаепсез кешеләрне үтерергә дигән бер генә дәлил дә юк. Кем шулай эшләргә чакыра, ул гыйлемсез надан, динне бозучы. Җәмгыятебезне мондый фикерләрдән саклау һәм кисәтү – безнең зур бурычыбыз. Мондый ялгышлыклар килеп чыгуының төп сәбәбе –  ул гыйлемсезлек, динебезнең асылын аңламау. Шуңа да безнең максатыбыз – динебез турында дөрес мәгълүмат бирү,  үзебезнең танылган үткән буын галимнәребез белән таныштыру, аларның хезмәтләрен халкыбызга җиткерү. Чөнки алар белән таныштырмасак, динне һәр кеше үзенчә үз күзлегеннән аңлата башласа, динебездә төрле агымнар барлыкка килүе ихтимал. Шуңа да бу чирнең дәвасы ул – гыйлем тарату, кешедә динебез турында төпле мәгълүмат булса, ул мондый агымнарга кереп китмәс, ин шәә Аллаһ.

Балык Бистәсендә 46 мәчет-мәхәллә уңышлы гына эшләп килә. Һәр мәчеткә дә халыкны вәгазьләү өчен мөфтияттән «Шура» журналлары таратыла. Моннан тыш районыбыз мөгаллимнәре дә мәчет каршындагы укуларны Татарстан Диния Нәзарәте тарафыннан расланган методик әсбаплар белән алып баралар. Аллага шөкер, бүгенге көндә районыбызда дини вәзгыять тыныч. Аллаһ Раббыбыз һәр барчабызга да һидәят, тәүфыйкъ бирсә иде, илләребез көннәребез тыныч булып, имин һәм бәрәкәтле тормышта яшәргә насыйп әйләсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса