Диләрә Миннәхмәтованың уңыш юлы
Җәмгыять

Диләрә Миннәхмәтованың уңыш юлы

Яңа Арыш авылында туып-үскән, бүгенге көндә республикабыз горурлыгы булган яшьләребез шактый. Шуларның берсе - мәктәбебезнең элеккеге тырыш укучысы, ә бүген инде КНИТУ-КХТИ студенты Диләрә Миннәхмәтова.

 Диләрә 2015 елдан 2026 елга кадәр туган авылы мәктәбендә белем ала. Гаиләдә ул тәртипле, максатчан булып үсә. Әнисе Нәзирә Таһир кызы - авылыбыз мәктәбендә хөрмәтле укытучы, әтисе Фидаил - җылылык саклау операторы. Бертуган абыйсы Фирдүс белән алар тату, ярдәмчел гаиләдә тәрбияләнәләр. «Мәктәптә уку еллары һәрвакыт якты истәлекләр белән тулы иде», - ди Диләрә.

Ул көзге бал һәм Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнгән көннәрне аеруча сагынып искә ала, чөнки анда гел кызыклы вакыйгалар булып тора торган булган. Мәктәптә ул химия, инглиз теле һәм математиканы аеруча яратып үзләштерә.

Бу фәннәр аңа киләчәк һөнәрен сайларга этәргеч бирә дә инде. Аның уку елларында ирешкән казанышлары чыннан да сокланырлык:

 

8 сыйныфта: ул район олимпиадасында химия буенча - җиңүче, биологиядән - призер, инглиз теленнән - җиңүче, математикадан - җиңүче, татар теленнән - призер;

9 сыйныфта: химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасында призер; район этабында химиядән - җиңүче, тарихтан - призер, инглиз теленнән - призер, математикадан - җиңүче, информатикадан - призер була. 10 сыйныфта: «Олимпка юл» олимпиадасында янәдән призер; районда химиядән - җиңүче, тормыш иминлеге нигезләреннән (ОБЖ), математикадан, рус теленнән - призер була. 11 сыйныфта: «Будущее большой химии» бөтенроссия олимпиадасында, химия фәненнән җиңүче, физика һәм математикадан призер була. Хәзерге вакытта укый торган югары уку йортының бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулый.

 

Бүгенге көндә Диләрә Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) студенты. Ул Нефть, химия һәм нанотехнологияләр институтында «Инновационные технологии международных нефтегазовых корпораций» юнәлешендә белем ала. Моңа өстәп, ул техник тәрҗемәче белгечлеген дә үзләштерә. Укуда күрсәткән югары нәтиҗәләре өчен Диләрә өстенлекле дәүләт академик стипендиясенә лаек булды. Быел ул беренче курста белем ала.

Студент тормышы җиңелләрдән түгел: дәресләр иртәнге сәгать сигездән кичке өчкә кадәр бара, кайбер көннәрдә уку кичке алтыга кадәр сузыла. Шуңа да карамастан, ул төркем старостасы вазифасын да намус белән башкара.

«Минем төп максатым - профессиональ химик-инженер булу», - ди ул. Авылдашының шундый зур үрләр яулавына без, мәктәп коллективы һәм авылдашлары, чиксез горурланабыз. Диләрәгә белем дигән олы дәрьяда яңадан-яңа уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек һәм барлык хыялларының тормышка ашуын телибез!

 

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова


Нет комментариев