Бүгенге тормышыбызны автотранспортчылар хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый.
Чөнки районыбыз халкына көндәлек кирәк яраклары, азык-төлек товарлары, халык куллануы әйберләре һәм билгеле инде авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең йөкләрен ташу башлыча алар өлешенә туры килә. Районыбыз биләмәсендә автотранспорт предприятиясе коллективына аеруча зур җаваплылык йөкләнгән. Аларга бүген, нигездә, шәһәргә һәм район эчендә пассаҗирлар ташу йөкләнгән. Таләпләр елдан-ел артып тора. Бигрәк тә мәктәп укучыларын йөртүче автомашинага транспортчылар сайлаганда, аларның бай тәҗрибәле булулары һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча, тәртипле эшләүләре исәпкә алына. 10 автобус мәктәп балаларын йөртә. Предприятиедә соңгы вакытларда автопаркны яңартуга аеруча зур игьтибар бирелә. Һәр елда диярлек яңа автобуслар кайтарыла. Аларның барысы да рейстан кайткач җылы гаражларга урнаштырыла, биредә аларга агымдагы техник карау үткәрергә дә мөмкинлекләр зур. Күптән түгел генә яңа матур административ бина җиткереп кергәннәр. Коллективта бүген 33 кеше хезмәт куя. Һәр көнне Казан шәһәренә 15 автобус пассажирлар ташый. Бу елның 1 нче ноябреннән тагын яңа маршрутлар ачарга планлаштыралар. Котлы Бөкәшкә атнага өч мәртәба автобуслар йөртүне яңартырга уйлыйлар.Шулай ук Балык Бистәсе үзәгендә дә халык үтенече буенча көнгә өч мәртәбә боҗра маршрут әйләнешен җайга салырга исәп итәләр.
Бу ел башыннан алар 47 мең пассажир ташыганнар. Монда билгеле инде үз эшләренең чын осталары булып танылган шоферлар Сергей Горшков, Валерий Шмолин, Фәргат Мифтахов, Ринат Нәҗимов, Газинур Зыятдинов кебек хезмәткәрләрнең тырышлыкларын мактап телгә алмый мөмкин түгел.
Бу елның 9 аенда коллектив автотранспортчылары 8 миллион сумлык эш башкарганнар. Предприятиенең киләчәккә дә уй-планнары һәм өметләре зурдан.
Рәсемдә хезмәт алдынгысы Газинур Зыятдинов. Предприятие биләмәсендә һәрвакыт тәртип.
Идрис Аметов.
Нет комментариев