Бистәлеләрне сөендерә юлчылар
Җәмгыять

Бистәлеләрне сөендерә юлчылар

Казан шәһәренең "Русремстрой"җәмгыяте эшчәннәре быел бишенче ел районыбыз биләмәсендә юл төзүдә нәтиҗәле эшләделәр.

Әлеге җәмгыять прорабы Радик Гыйзәтуллин җитәкчелегендәге бригадасы егетләре районыбыз үзәгендә һәм авылларда быел 30 урамга вак таш җәеп асфальт түшәделәр. Димәк, барысы 14 километр юл яхшырды дияргә мөмкин. Үзләренә йөкләнгән эшне яхшы сыйфатлы итеп башкаруда коллектив уңганнары Сергей Шутов (асфалт түшәүче), Валерий Кошкин (катоклаучы), Анатыш авылы егете Николай Маслаков (юл төзелеше хезмәткәре) кебек егетләрнең хезмәт өлешләре күләмле.

Чөнки арада очраклы кешеләр юк, аларның һәркайсы үз эшләренең чын осталары. Мисал итеп якташыбыз Николайны гына алырга мөмкин. Ул биредә әтисенең данлы эшен уңышлы төстә дәвам иттерә. Үзвакытында әтисе Михаил дәдәй дә озак еллар дәвамында район юл төзелеше идарәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Аның эшен бүген улы уңышлы төстә дәвам иттерә. Юл төзелеше ул сезанлы хезмәт булса да без аның озак еллар дәвамында халыкка хезмәт итүен телибез диләр юлчылар. Шуңа алар биредә елның-елында яңа технологик таләпләрне киң кулланып эш итәргә тырышалар.

Рәсемдә Николай Маслаков, юлчылар эш вакытында.

Идрис Аметов


Нет комментариев